Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр игьтибарына: буыныңны,әби-бабаларыңны мәңгеләштерергә ашык (видео)

Районда " Бөек Ватан сугышы гаилә фотохроникасы" Рәсәйкүләм акциясенең Татарстан буенча оештыру комитеты сәркәтибе Фәридә Юсупова булып китте.

Ул райныбызның мәгариф хезмәткәрләре, китапханәчеләре белән очрашты, алар алдында чараның асылы, кыйммәте хакында сөйләде. Шунысы мәртәбәле, районнар арасында чара Балык Бистәсеннән старт алачак. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Шагитов тарафыннан яклау тапкан, башлангычка фатыйха бирелгән әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен үз гаиләңә кагылышлы фотоларны, сугыш елы хатларын, йә булмаса аларның нөсхәләрен район газетасы редакциясенә, район үзәк китапханәсенә, мәктәпкә тапшыру да җитә. Фото астына кыскача мәгьлүмәт тә кирәк булачак. Бу фотолар, хатлар барысы Рәсәй дәүләт архивының кинофотодокументлар бүлегендә мәңгелек саклау максатында урын алачаклар. Тулырак мәгьлүмәт алу өчен редакциягә(2-31-87 тел.) шалтырата аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Балыкбистәлеләр игьтибарына: буыныңны,әби-бабаларыңны мәңгеләштерергә ашык (видео)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев