Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, «Гавай»га рәхим итегез!

Мин үзем кул эшләрен, төрле әйберләр ясарга яратам. Гомумән,кеше үз куллары белән ясаган әйберләргә сокланам. Чөнки алар аңа күңел җылысын да кушалар.Бик күп кул осталарының иҗат җимешләрен күргәнем бар. Ә менә Виталий Семенов ясаган әйберләр мине аеруча сокландырдылар.

Аларны күргәч үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең. Биредә Убырлы карчык та, тавык аяклы йортчык та бар. Оясында ләкләк утыра, пальмалар үсә, ә аларда маймыллар йөгерешә. Кечкенә шарлавыгы да бар,хәтта. Ә янәшәдә: "Гавай"га рәхим итегез!",-дип бу әкият иленең хуҗасы Виталий Николаевич басып тора.
Балык Бистәсенең Яшьләр урамында мондый әкияти урын барлыгын бер танышымнан ишеттем. Бик күпләр бирегә балаларын экскурциягә алып киләләр икән. Могҗизаны үз күзләрем белән дә күрәсем килде инде. Күргәч, соклануларымны яшерә алмадым. Боларны ясар өчен никадәр хезмәт, сабырлык, көч таләп ителә бит. Пластик шешәләрдән пальма, чәчәкләр ясау бер дә җиңелләрдән түгел.Барысын да пөхтәләп кисәргә, җыярга, буярга кирәк бит. Ә менә Убырлы карчыкны тулысынча агачтан кисеп,уеп ясаган. Тере кебек басып тора ул. Һәр сын зур пөхтәлек белән матур итеп ясалган.
-Ә иң беренче итеп нәрсә ясадыгыз?,-дип сорадым.
-Иң элек ләкләкне ясадым. Аннары түр бакчада күл казыдым, балыклар җибәрдем. Пальмалар кисә башладым. Быел менә урамда әкияти урын ясарга булдым. Талдан койма үрдем. Убырлы Карчыкны уеп ясадым, йортчыгын җыйдым. Ә киләсе елга күл буенда утыручы балыкчыны ясарга уйлыйм.
Түр бакчаларында бихисап күп төрле чәчәкләр үсеп утыра. Виталий Семенов аларның һәрберсен исемнәре белән белә.Аларны тормыш иптәше Мария белән бергәләп тәрбиялиләр. Аның белән 50 ел бергә торалар икән инде. Ул бигрәк тә кыр чәчәкләрне ярата. Бакчасына да кырдан алып кайтып ромашкалар, күкчәчәкләр утыртып куйган. "Алар озаграк чәчәк атып утыралар",- ди ул.
-Ә яшьрәк вакытта иҗат итә идегезме, мондый әйберләр ясадыгызмы?
-Мин иҗади кеше, үз кулларым белән нәрсәдә булса ясарга яратам.Әмма яшь чакта, эшләгәндә моңа вакыт калмый иде. 36 ел "Сельхозтехника»да шофер-экспедитор булып эшләдем. Грузиядән комбайн каешлары ташыдым. Хәзер исә пенсиядә, вакыт күп. Шуңа да хыялларымны тормышка ашырырга уйладым.
-Ә идеяларны каян аласыз?
-Журнал, газеталар күп укыйм. Ниндидер идеяларны шуннан алам, әмма күбесен үзем уйлап табам. Нәрсәне ничегрәк, нәрсәдән ясарга икән дип төннәр буе уйлап ятам,-дип җавап бирде Виталий Николаевич.
Тормыш сөючәнлеге белән дә сокландырды ул мине. Күпне күрүенә, инде шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьлек дәртен саклап кала алган. Әңгәмә вакытында әледән-әле шигъри юллар кыстыра. Бактың исә шигырьләр дә языштыра икән. Шулар өстенә чын джентельмен да булып чыкты. Миңа үзе ясаган чәчкләрдән букет бүләк итте.
Аның бакчасындагы, йорт каршындагы матурлыкны язып, сөйләп кенә тасфирлап бетерерлек түгел. Килеп үз күзләрең белән күрергә кирәк. Шулай икән инде, балыкбистәлеләр, районыбыз кунаклары, Виталий Семеновның "Гавай"ына рәхим итегез!
Гөлназ Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев