Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр 23 февраль көнне бәйрәм итә

Иртәгә, "23 февраль - Илне саклаучылар көне"н бәйрәм итәчәкбез.

Тарихка күз салсак, 1918 елның 23 февралендә Кызыл гвардия отрядлары Псков һәм Нарва шәһәрләрен Германия сугышчыларыннан азат итәләр. Әлеге дата "Кызыл Армия туган көн" итеп билгеләнә. Ничә дистә еллар без традицияләрне саклыйбыз, тантаналы һәм җылы мөнәсәбәттә илне саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Кайберәүләр өчен бу армия сафларында, нинди дә булса көч структураларында хезмәт итүче ирләр бәйрәме итеп үткәрелә. Россиянең һәм элеккеге СССР илләрендә яшәүчеләрнең күпчелеге саклаучы һәм яклаучы чын ир-егетләр көне буларак бәйрәм итәләр.
Бүгенге көн яшҗләре армия сафларында хезмәт итүгә нинди карашта соң? Мин аларның берничәсенә "Хезмәт итәргә барып, туган ил алдында бурычыңны үтәргә телисеңме? Телисең икән нинди максаттан?",- дигән сораулар бирдем. Һәм түбәндәге җавапларны ишеттем.
Рәмис Шәрипов:
-Әлегә бу хакта тирәнтен уйланганым юк. Ләкин тиздән мине чакырачаклар. Вакыт үтү белән армиягә бару теләге туар дип уйлыйм. Сау- сәламәт булганда ни өчен хезмәт итеп кайтмаска ди.
Рамазан Гатауллин:
-Әлеге сорау минем өчен катлаулы, шулай да җавап бирәм. Мин армиягә барасым килсә дә, гаилә хәлләре буенча алмаячаклар (сәбәбен әйтеп тормыйм).
Рамил Вәлиуллин:
-Теләсәм, теләмәсәм дә армиягә барам. Туган ил алдында бурычны үтәргә кирәк.
Руслан Мифтахов:
-Мин армия сафларында хезмәт итәргә телим, бу минем илем алдында изге бурычым.
Дмитрий Орлов:
-Армиягә барырга телим. Туган ил алдында бурычын үтәү һәр чын ирнең бурычы. Армиягә бармаган кешеләргә элек-электән кыңгыр карау булган. Сәламәтлегем аркасында мине азат итәргә теләсәләр дә, мин туган илне сакларга җибәрүләрен сорачакмын.
Бу уңайдан армия сафларында хезмәт итеп кайткан берничә егеткә дә: "Сиңа хезмәт итү ошадымы? Барганыңа үкенмисеңме?" дигән сораулар бирдем.
Олег Петров:
-Монда дөнҗяви хәлләргә, кешеләргә башка күзлектән карый башлыйсың. Минемчә, армия ирләр характерын формалаштыра торган система. Барлык авырлыкларны, сынауларны лаеклы кичерергә өйрәнәсең, татыганнарың,күргәннәрең сине тагын да көчлерәк итә.
Тимур Фәйзерахманов:
-Армиядә булуыма бер дә үкенмим, ул мине бик күп үзем өчен бик файдалы нәрсәләргә өйрәтте, характерымны үзгәртте, миңа яңа сыйфатлар бүләк итте.
Марат Вәлиев:
-Армиядә бик күп истә калырлык моментлар булды. Армия тирәлекне бәяләргә өйрәтә, тормыш кануннарына гел башка яктан төшендерә.
Социаль челтәрдә утырганда, еш кына кызларның безнең саклаучыларыбыз турында әйткәннәрен теркәп бардым: "Хәзер хатынша ирләр, ирдәүкә хатыннар гасыры". "Егетләр??? Батырлык сыфатларына ия булсагыз иде!". "Хатын-кызлар ирләрнең һәрчак ирләр булып калуы турында хыяллана бит."."Мин ир-атны яклаучы да, саклаучы да итеп күрәм.". Тагын әллә ни чаклы фикерләрне тезеп китәргә мөмкин. Тик бер асылыбызга кайтып калабыз: армия хезмәте- ул ирләрнең дәрәҗә, саулык, патриотлык флагманы. Шуны онытмасак иде.
Алия Хәбибуллина.
фото сайттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев