Балыкбистәлеләр, 1апрельдән татарстанлыларның социаль пенсияләре арта
1 апрельдән дәүләт пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр 2,9 процентка арттырыла.
Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, "Ленинград блокадасында яшәүче" билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, космонавтларның, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак. Татарстанда шушындый пенсия алучылар саны - 81 мең кеше.
Социаль пенсияне Татарстанда 78 меңнән артык кеше ала.Аларга картлык буенча страховой пенсия алырга хокукы булмаганнар, туйдыручысын югалтучылар, тулы ятимнәр, инвалидлар, инвалид балалар, ата-аналары билгесез балалар керә. Әлеге очракта индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак.
Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварына уртача пенсия күләме 8 мең сумнан артык.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев