Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” балалар приютында кызларны кул эшләренә ойрәтәләр

Югары Тегермәнлек авылында урнашкан "Акчарлак" балалар социаль приютында "Оста куллар", "Хуҗабикә", "Алтын җеп", "Күн мозаикасы осталары" һәм башка төрле түгәрәкләр эшләп килә. Аларның кул эшләренә март аенда биредә булучы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар да югары бәя бирделәр. Мисалга Алсу Галимова алып баручы "Алтын җеп" түгәрәгенә йөрүче 1-9 сыйныф кызлары крючок...

Югары Тегермәнлек авылында урнашкан "Акчарлак" балалар социаль приютында "Оста куллар", "Хуҗабикә", "Алтын җеп", "Күн мозаикасы осталары" һәм башка төрле түгәрәкләр эшләп килә. Аларның кул эшләренә март аенда биредә булучы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлар да югары бәя бирделәр.
Мисалга Алсу Галимова алып баручы "Алтын җеп" түгәрәгенә йөрүче 1-9 сыйныф кызлары крючок (ыргак) белән бәйләргә өйрәнәләр. Соңгы вакытларда алар матур тартмачыклар (шкатулка) иҗат итәләр. "Дөрес, эшнең төп өлешен мин эшлим. Ә балалар ярдәмче элементларны бәйлиләр", -ди түгәрәк җитәкчесе Алсу Галимова.
Ул биредә 2003 елдан бирле хезмәт куя. Югары педагогик белемле. Бу эшкә ул танышыннан өйрәнә, соңыннан ярдәмгә интернет килә. Һәм менә инде соңгы 10 елда үзенең осталыгын балаларга ирештерә. Бу тормышта һөнәр иясе булуның уңай яклары күп ич.
Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев