Балык Бистәсенең Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Нурислам Яруллин кулында ут уйната
Югары Тегермәнлек авылы машина-трактор паркында тирә-юньгә ямь биреп яңгыраган чүкеч тавышын ишеткәч биредә механик вазыйфасын башкаручы Идрис Мөхәммәтшин безне хуҗалыкның уңган тимерчесе Нурислам Яруллин белән таныштырырга ашыкты.
Аның сүзләре белән әйтсәк, бу сирәк һөнәр иясе чын- чынлап кулында ут уйната торганнардан икән. Баш белгеч әле аның елның-елында авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүдә нәтиҗәле эшләвен, һәр елда 200 дән артык тырманы берүзе төзекләндерүен һәм теләсә нинды нык тимердән могҗизалар ясап корычны буйсындыруы турында мактап сөйләде. Нурислам һөнәре буенча тракторчы икән. Озак еллар дәвамына монда җир эшкәртеп, иген игеп кыр эшләрендә катнашкан. Аннары аны тимерчелеккә эшкә билгеләгәннәр. Быел аның тимер кыйный башлавына 20 ел тулган. Шушы бер карашка кыска гына вакыт эчендә аның кулы аша үткән тимерләрнең исәбенә дә чыгарлык түгел, аны мөгаен йөзәрләгән товар поезды вагонына төясәң дә артык калыр иде. Ул үз хезмәте турында артык җәелеп китеп сөйләшергә яратмый. Тимерчегә ел буена эш җитәрлек дип кенә сүзен икенчегә борырга ашыкты. Бу борыңгы хезмәт серләренең өлкәннәрлән күчүен һәм үзлегеннән өйрәнүен дә яшермәде. Аннары бераз вакыт уйланып торганнан соң бу һөнәрнең киләчәгенә фән-техниканың алга китүе кысрыклавын, шуңа соңгы вакытларда обруе кимүенә китерүен һәм авылларда тимер кыйнаучы осталарның бик аз калуларына борчылуын да белдерде. Шулай да әле бүген авыл хуҗалыгында тимерче хезмәтеннән башка яшәве кыенрак булуын күрергә мөмкин. Ни дисәңдә, сатып алынган тырма тешләренең чимерче ясаганнардан күпкә йомшаграк һәм чыдамсыз булуы бүген һәркемгә билгеле.
Рәсемдә тимерче Нурислам Яруллин.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев