Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең яшь талантлары «Дулкыннар» конкурсында катнашып кайттылар

Казан шәһәрендә татар халкынын мәшһүр жырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» конкурсы үтте. Республикабызда ул инде күптәннән уздырыла һәм һәрвакыт кайсы да булса сәнгать кешесенә багышлана. Аның төп максаты яшь талантларны барлау. Ә безнең Балык бистәсе жирлегендә алар бик күп. Бу конкурста Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе...

Казан шәһәрендә татар халкынын мәшһүр жырчысы Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган «Дулкыннар» конкурсы үтте.

Республикабызда ул инде күптәннән уздырыла һәм һәрвакыт кайсы да булса сәнгать кешесенә багышлана. Аның төп максаты яшь талантларны барлау. Ә безнең Балык бистәсе жирлегендә алар бик күп.

Бу конкурста Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе һәм гимназиясе, Котлы Бөкэш, Биектау, Шомбыт, мәктәпләре укучылары, «Мишутка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясадылар. Барлыгы 15 бала катнашты.

Кече яшьтәгелэр арасында «Нәфис сүз» номинациясендә «Симпатия призы» Дипломы белән Айсылу Шәрифуллина бүләкләнде. (сәнгать житәкчеләре М. Шамарданова, Г. Билалова).

Шунысын да искәртеп үтәсе килә, балалар сәнгать мәктәбе һәм ижат үзәге укытучылары сәләтле укучыларны эзерләүгә зур жаваплылык белән житди якын килгәннәр.

Эльвира Кәримуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев