Зәңгәр Күл авылы борылышыннан кереп киткән тигез кыр юлы безне Яңа Салага алып килде. Авылга кергәч тә бизәкле кәрниз, тимер капкалы бишенче өй Нәҗметдин бабайларныкы булыр, диделәр. Чынлап та урам яктан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән үзенә җәлеп иткән әлеге йортның караулы икәнлеге төзеклегеннән күренеп тора. Ишек ачылган тавышка хуҗа үзе...
Зәңгәр Күл авылы борылышыннан кереп киткән тигез кыр юлы безне Яңа Салага алып килде. Авылга кергәч тә бизәкле кәрниз, тимер капкалы бишенче өй Нәҗметдин бабайларныкы булыр, диделәр. Чынлап та урам яктан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән үзенә җәлеп иткән әлеге йортның караулы икәнлеге төзеклегеннән күренеп тора. Ишек ачылган тавышка хуҗа үзе дә күренде: "Әйдәгез, балам, әйдәгез!"- дип түргә дәште ул.
...Нәҗметдин ага Хәмидуллин белән ашыкмый гына хәтер йомгагын сүтәбез. Тумышы белән шушы авылдан ул. 90 яшен тутырса да акыл-зиһене яхшы, һәр сүзнең тәмен белеп сөйләшә. Сугышка кадәрге, аннан соңгы елларны да бүгенгедәй ачык хәтерли аксакал. Хәер, рәхәт тормыш булса онытылыр иде дә, әмма болары үзәкләргә үткән авырлыклар шул.
-1944 елның 30 ноябрендә чакыру алдым. Без-1927 елгы егетләрне шул елларда сугышка ала башладылар. Башта Кукмарага җыелдык. Аннан Казанга килгәч, Саратов авиация училищесына җибәрделәр, - дип искә ала ул елларны Нәҗметдин бабай.
Ул вакытларда җиңү көнен тәгаен белмәсәләр дә, сугышның ахырына якынлашканы, дошманның җиңелә барганы сизелә инде. Якташыбыз да Бөек Җиңү көнен Саратовта каршылый. Әмма аңа тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый. Армия хезмәтен дәвам итеп сержант званиесендә 1953 елның август аенда гына демоблизацияләнә ул.
...Туган авыл, туган нигез. Чит җирләрдә генә аның кадере беленә икән шул. Һәр карыш җир сагындырган, чүп үләннәренә кадәр җанга газиз.
-Авылга кайткач нишлим икән дип озак баш ватып торырга туры килмәде. "Якында гына Шомбыт спирт заводы, шунда эшкә кер", - диде әти. Аның киңәше белән эшкә урнаштым. Армиядә алган электромеханик белгечлегем белән техник-механик булып, соңрак инженер-электрик булып та эшләдем, Киевка барып янәдән укып кайттым, -ди Нәҗметдин бабай.
Болардан тыш куркынычсызлык буенча инженер, тәэминатчы вазыйфаларында да хезмәт куя ул. Лаеклы ялга чыккач та бер ел эшли. Әнә шулай итеп 45 ел хезмәт стажы җыела аның. Гомер сызыгы йөз-маңгайларга күчеп чәчләргә кырау сибеп үтсә дә, җорлыгын югалтмаган, әле дә тапкыр сүзле, дөньяви карашы якты Нәҗметдин бабайның.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Автор Таңсылу Мингазова
Нет комментариев