Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылында яшәүче Мәдинә Гыйльмухановалар гаиләсенә сокланмый мөмкин түгел

Сүземне халык хакыйкатеннән башлыйсым килә. Нигез ташыңны ничек ныграк саласың, йортның киләчәге шулкадәр ышанычлы, гомерле була. Ана кеше, ягъни өч бала анасы буларак тормышымның нигезен бәхетле гаилә булдыру, балаларыма дөрес тәрбия кылу, аларны иманлы, итәгатьле, булдыклы итеп үстерүдән күрдем һәм күрәм дә. Нигездә, максатыма ирешелә дә булса кирәк. Үзебез торгызган...

Сүземне халык хакыйкатеннән башлыйсым килә. Нигез ташыңны ничек ныграк саласың, йортның киләчәге шулкадәр ышанычлы, гомерле була. Ана кеше, ягъни өч бала анасы буларак тормышымның нигезен бәхетле гаилә булдыру, балаларыма дөрес тәрбия кылу, аларны иманлы, итәгатьле, булдыклы итеп үстерүдән күрдем һәм күрәм дә. Нигездә, максатыма ирешелә дә булса кирәк. Үзебез торгызган нигезебездә тулы канлы тормыш белән яшибез. Моннан берничә еллар элек шәхси хуҗалыгыбызда 15- 20 шәр мөгезле эре терлек асраудан башланып киткән иде эшмәкәрлек башлангычыбыз. Аллага шөкер, бүгенге көндә ныгытып аякта басып торучы крестьян-фермерлык хуҗалыгын алып барабыз. Хуҗалыгыбызда 85 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шәхси хуҗалыгыбызда да 20 гә якын эре мал тотабыз, һәр елны 100 якын каз-үрдәк асрап сатуга чыгарабыз. Болары гаиләнең эчке чыгымнары өчен тотыла. Продукцияне сыйфатлы җитештерсәң сатып алучысы табыла. Нигездә, безнең ит продукциясенең авылдан читкә киткәне дә юк. Урында урнаштырып барабыз, итебезне яратып, чират торып алалар. Сөтебезне дә көндәлек урнаштыру мөмкинлегебез бар. Хәзерге вакытта көн саен килограммын 19 сумнан 280 литр сөт сатабыз. Моннан биш ел элек гаилә фермасы төзү өчен 500 мең сумлык Грант откан идек, үгезләр асрау белән шөгыльләндек. Тормыш үзгәрә, таләпләре дә, шуңа яраклашып алга таба сөтчелек тармагын да киңәйтеп җибәрергә булдык. Быел исә, 50 баш сыерга исәп тотып 5 миллион сумлык Грантка проектыбызны дәүләт, авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында раслый алдык. Инде ферма бинабыз әзер, анда эчке эшләрне төгәлләдек дисәк тә була. Якын көннәрдә суыткычны гына урнаштырып куясы калды. Мин югарыда телгә алынган саннар, башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар белән шуны әйтергә телим. Берүзең генә бу эшләрдә син нинди генә энергияле, көчле, акыллы булсаң да, күпме генә бызгысаң, чәпәләнсәң дә, әллә ни кыдыра да , булдыра да алмыйсың. Нәкъ тәрәзәдәге чебен кебек, никадәр генә бәргәләнмә, пыяланы вату мөмкин булмаячак. Минем тылым, ягъни янәшәдәгеләрем көчле. Без бер йодрык кебек, йөкне бурлаклар кебек бер юнәлешкә ышанычлы тартабыз-ирем дә, өч улым да.
Безнең гаиләдә эш аеру юк, кем нәрсәгә җитешә, шуны башкара. Эштән бушаган өстәл әзерли, өстәлдән бушаган казын йолкый, сыерын сава, бозаулар эчертә. Өч улым да кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үстеләр. Бу юнәлешкә алынганчы 17 ел район хәзерләүләр конторасының үз төбәгебез буенча хәзерләүчесе булып эшләдем. Мактанырлыгым юк түгел, эш нәтиҗәләрем буенча бер генә елны да җитәкчелек тарафыннан бүләксез калмадым. Ит, тире, чүпрәк, металл - барысы 17 төрле чимал гына җыя идек. Монда да иң беренче чиратта гаиләм, балаларым ныклы терәк, олы ярдәмчеләрем булдылар. Шуңадыр аларны бүген шәһәрдә яшәтүе авыр. Уртанчысы авылга бөтенләйгә кайтырга дигән карарга килде инде. Олысы да шәһәрдә сменалы эштә эшләгәнлектән ике көн аралаш кайтып йөри. Өченчебез дә студент булуына карамастан, аз гына вакыты булдымы, безнең янәшәдә, производство җаваплылыгын үз өстенә алырга тырыша. Бергә булганда, бер максатта яшәгәндә киләчәк максатларыбызга да ирешербез дип уйлыйм. Терлекләребезне тотрыклы азык белән тәэмин итәрлек мөмкинлекләребез бар. 195 гектар җиребездә хуҗалык ихтыяҗына кирәк булганның барысын да игәргә тырышабыз. Акрынлап булса да кирәк техникасын тулыландырып барабыз, булган базаны ныгытабыз, яңартып торабыз. Йомгаклап әйткәндә, буыныңда хезмәти чылбырың өзелмәгәндә, ихтыяр көчең югалмаганда, җаныңда оптимистик рухың яшәгәндә, республика, район җитәкчелеге тарафыннан ышанычлы ярдәм тойганда, матур итеп эшләргә дә, яшәргә дә була, җәмәгать. Республикабызның авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә, министрлык хезмәткәрләренең җылы карашына аеруча олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Ихлас әйтәм: канат куялар алар безгә.
Хөрмәтле балыкбистәлеләр,Яңа елга аяк баскан бу көннәрдә һәркайсыбызга, һәркайсыгызга көтелгән вә көтелмәгән җирдән уңышлар, саулык, гаилә бәхете телим.
Яңа Арыш авылы эшмәкәре Мәдинә Гыйльмуханова сөйләгәннәрне Вазыйх Фатыйхов язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев