Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылында үрнәк гаилә яши

Һәр авылның үз яме, үз төсе, үз матурлыгы бар. Тикмәгә генә, олуг шагыйребез Сәгыйт Рәмиев үзенең бер шигырендә "И, авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш",-дип язмаган. Әйе, һәр иртәңне азан тавышына уянып та башласаң, көнең тагын да хәерлерәк була. Минем бүгенге язмамның герое Яңа Арыш авылы"Иман нуры" мәчетенең имамы...

Һәр авылның үз яме, үз төсе, үз матурлыгы бар. Тикмәгә генә, олуг шагыйребез Сәгыйт Рәмиев үзенең бер шигырендә "И, авыл, син мең шәһәрдән ямьле вә хуш",-дип язмаган. Әйе, һәр иртәңне азан тавышына уянып та башласаң, көнең тагын да хәерлерәк була. Минем бүгенге язмамның герое Яңа Арыш авылы"Иман нуры" мәчетенең имамы Фәрит Исмәгыйль улы Хөснетдинов турында. Фәрит Исмәгыйль улы гомеренең шактый саллы бер өлешен колхозда механизатор, тракторчы булып хезмәт куйган кеше.
-Ничек итеп дингә килдегез? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
-Ике тапкыр үлемнән калдым, икесендә дә Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Беренчесе төнге сменада җир сөргәндә елгага төшеп капландым, көне буе трактордан чыга алмыйча яттым.Аннан соң гына авылдашлар эзләп табып алдылар. Икенчесендә исә печән төягән йөк астында калдым. Менә шулай, Аллаһы Тәгалә алып калды димичә ни дисең,- ди ул.
Пенсиягә чыккач, балалар бакчасында ягучы булып эшли. Мич якканда бик күп сүрәләр өйрәнә, "Тәбарәк", "Ясин" сүрәләрен яттан белә. Ул дини гаиләдә тәрбия алган кеше. Әнисе авылда беренчеләрдән булып "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган, авылның остабикәсе иде.
Фәрит Исмәгыйль улы соңгы ун ел дәвамында авылыбызда мулла вазыйфасын башкара. Яңа мәчет төзелешендә аның хезмәте ифрат дәрәҗәдә күп булды. Мәчетнең һәр ташы, һәр эше аның хәер-фатыйхасы аша үтте дисәк тә хата булмас. Хәзер дә мәчеткә укучылар килгәнче ишек алларын көрәп ялт иттереп куя ул. Бүген мәчетебез тулы көченә эшли. 7-8 төркем булып ак яулыклы апайларыбыз гарәп телен, мәктәп укучылары, ир -егетләребез гарәп телен тәҗвид белән укырга өйрәнә. Шәкертләр уку барышында Казан шәһәрендәге мәчетләргә, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә, Казан Ислам университетына экскурсияләргә йөриләр.
Бик эшчән, уңган, булдыклы ир Фәрит абый. Имамыбызның гаиләсе турында язмасам тулы булмас кебек. Алар авылыбызның иң күркәм, уңган, ярдәмчел, кече күңелле, олы җанлы кешеләре. Тормыш иптәше Зәмзәмия Фәйзрахман кызы Хөснетдинова белән 45 ел бергә бик тату гомер кичерәләр. Бер ул, ике кыз үстерделәр. Кызганычка каршы, уллары юл һәлакәтенә очрап, бакыйлыкка күчте. Ике кызлары да югары белемле укытучылар. Бүгенге көндә үз гаиләләрен корып, шәһәрдә яшиләр.
Зәмзәмия Хөснетдинова гомере буе балалар бакчасында пешекче булып эшләде. Бүген дә ул аш-су пешерүдән туктамый. Мәчет төзелешендә эшләгән һәр останы ашатып-эчертеп, якты йөзе белән каршы алып, озатып торды. Бүген дә мәчеткә килгән дин әһелләрен тәмле чәе белән сыйлый.Ул әле мәчетнең исәп-хисап эшләрен дә бик төгәл итеп алып бара, һәр сәдаканың тиененә кадәр язып, исәпләп тиешле җиргә файдаланалар, чөнки мәчетне җылытып тору өчен генә дә аена 7-9 мең сум чамасы акча кирәк.
Алар шәхси хуҗалыкларында абзар тутырып мал асрыйлар, сыер да тоталар, сөт продукциясенең арткан өлешен гаилә бюджетын тулыландыру өчен тоталар. 88 яшен тутырган әниләрен-Зифа апаны да тәрбияләргә өлгерәләр. Әтиләре сугыш инвалиды- Исмәгыйль ага да бик озак еллар улы белән килененең кадер-хөрмәтендә яшәп бакыйлыкка күчте. Авылымда шундый күркәм, бик күпләр өчен үрнәк булган гаиләләрнең булуы белән горурланам мин. Менә безгә кемнәрдән үрнәк аласы!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев