Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсенең тагын бер легендар җитәкчесе - Нурислам Сәләхиев

...1990 елның май ае урталары иде. Минем Олы Солтан урта мәктәбе директоры булып эшләгән вакытым. Район үзәгенә җыелышка барганда Казан-Яр Чаллы юлы аша барабыз. Тигез асфальт юлдан Казан ягына җилдергән автомашиналарның берсе туктап калды һәм олпат гәүдәле бер ир-ат машинадан төшеп, безнең янга килде. Ул вакытта "Рассвет" күмәк хуҗалыгы рәисе...

Нурислам Юныс улы 1949 елның 23 гыйнваренда Котлы-Бүкәш авылы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә иң олы бала булгангамы, әллә инде еллар авырлыгы үзен сиздергәнгәме, Нурислам атлы егет, олы гәүдәле, үз максатына ирешүчән, дөньяга аек акыл белән караучы, төптән сабыр, бертуган сеңлесе һәм ике энекәше өчен үрнәк Дәү абый булып үсә.

Котлы-Бүкәш урта мәктәбен тәмамлагач,яшьлегенең иң матур вакытлары Нурисламны Казан ветеринария институтына алып килә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Котлы-Бүкәш авылында ветеринария станциясендә баш ветеринар табиб булып эшли башлый. Шул елның көзендә армия сафларына алынып, Камчатка ярымутравында 1 ел хәрби бурычын үти.

Язмыш аны Сарман гүзәле Бәрия белән кавыштыра. Бәрия күп еллар дәвамында шәфкать туташы булып эшләде. Бу гаиләнең җылылыгы, ныклыгы, бәлки тирә-юньдәге кешеләргә ярдәмчел булуларыннан да килгәндер.

Нурисламны районның Урахча авылына "Ленинская Искра" совхозына баш мал табибы итеп җибәрәләр. Биредә эшләү дәверендә үзен белемле, сәләтле белгеч икәнлеген күрсәткән белгечне район җитәкчелеге һәрвакыт күз уңында тота: тиздән аны районның баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. 1978 нче елдан 1980 елның октябрь аена кадәр ул шушы җаваплы постта эшли.

1980 елның 25 октябрендә, көз аеның ачы җилләре, карлы-яңгырлы көннәре Сәләхиев Нурислам Юныс улының районның иң артта калган хуҗалыкларының берсе "Рассвет" колхозына җитәкче итеп билгеләнгән вакыт булып язмышына кереп кала. Көзнең соңгы айлары, мал-туарларларга җитәрлек дәрәҗәдә азык тупланмаган, ә алда салкын буранлы кыш тора. Менә шундый авыр моментларда да ул югалып калмый, проблемаларны чишәр өчен төрле юлларны эзли. Әйе, тормышның ачысын ул кечкенәдән үк татып үсә: энесе Рафаэль белән бергә "ухалла" арбасы тартып печән әзерләүләр, йортта мал-туарлар асрау, хуҗалыктагы башка төрле эшләр - болар барысы да аны чыныктыра, каушап калмаска өйрәтә.

15 ел колхоз рәисе булып эшләү дәверендә, ул үз тирәсенә ышанычлы, тугры, сәләтле, мәрхәмәтле, сабыр һәм дә үз эшен белеп хезмәт итүче команданы туплый.

-Без Нурислам Юныс улы белән уртак тел табып эшләдек. Көндәлек наряд вакытларында еш кына белгечләр белән гомуми мәсьәләләр каралса, соңыннан минем белән аерым киңәшеп, килеп туган хәлләрне чишү юлларын эзли идек. Күзгә-күз карап сөйләшкән сүзләр бер вакытта да тышка чыкмады. Күмәк хуҗалык дип, авыл дип бик нык тырышты ул. Халык та аны шуның өчен ихтирам итте,-ди "Татарстанның атказанган механизаторы", шушы елларда күмәк хуҗалыкның баш инженеры булып эшләгән Зиннур Вәлимөхәммәт улы Ярмөхәммәтов. Әлбәттә, халык белән яхшы мөгамәлә үзенең җимешләрен бирә: күмәк хуҗалык та акрынлап тернәкләнә башлый, авылда бик күп яңа йортлар, абзар-куралар калкып чыга. Ул һәммәсенә дә булдыра алганча ярдәм итә. Бу елларда күмәк хуҗалык көче белән 35 йорт салына, яшь гаиләләрнең аерым урамы барлыкка килә, алар шунда күченә, җиң сызганып эшлиләр. Яшьләр авылның дәвамчылары булып, күпләп авылда тормыш итәргә калалар. Кыр һәм сабантуе батырлары - көрәшчеләр район, республика күләмендә зур уңышларга ирешәләр. Уңган механизаторлар, сыер савучылар, терлекчеләр елның елында алдынгылар рәтендә булдылар. Лаеклы хезмәт ветераннары, яшь буынны тәрбияләүгә барлык көчен куйган мәктәп коллективы һәрдаим мактау такталарында, район газетасы битләрендә макталып тордылар. Ә бу җитәкче өчен горурлык түгелмени? Халык өчен, алар тагын да яхшырак яшәсен өчен җанын ярып биргән җитәкче иде ул!

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, озак еллар буена күмәк хуҗалыкта терлекчелек фермасы мөдире, бригадир булып хезмәт куйган Таһир Имамиевның да әйтер сүзләре бар.

_Нурислам Юныс улы белән Яңа Арышка беренче килгән көненнән башлап бергә эшләдек. Бу елларда хуҗалык көче белән 200 башка исәпләнгән 2 сыер абзары, 100 башка - 1 бозаулар абзары, 100 башка - атлар абзары төзелде. Моннан тыш Носово авылында дуңгызлар абзары, Байтирәктә 400 башка сарыклар абзары төзү дисеңме, Яңа Арышта 2 ашлама склады, 2 арочный склад, ябык ындыр табагы, пилорама, механик гараж, 2 КЗС... Саный китсәң бик күп инде ул. Ай саен 250 центнер итлек мал гына тапшыра идек бит. Авыл өчен зур эшләр башкарды, халык турында кайгыртты. Шуңа күрә хәзер дә әле сагынып искә алабыз, безнең арадан бик иртә китте, дип көенәбез,- диде ул.

Аның районда беренчеләрдән булып йортларга зәңгәр ягулык кертү артыннан йөгерүләре аерым телгә алуга лаек. Мин, авыл Советы рәисе буларак, проект-смета документлары белән ел буе Казан шәһәре юлларын таптаганда да, газ кертүче оешмалар белән килешеп, үзлегебездән газ белән эретеп ябыштыручылар әзерләгәндә дә, эшләгән эшебезне махсус комиссиягә тапшырып йортларны газга тоташтырганда да һәрвакыт аның олы ярдәмен, булышлыгын тоеп эшләдем. 1991 елда авылның Садовая урамына су кертү турында аерым әйтеп узасы килә. Хуҗалык рәисенә сыер савучылар мөрәҗәгать итә: "Авылның югары урамнарында яшәүчеләр ничә еллар өйләреннән генә су ала, безгә дә шуны эшләгез әле, диләр". Нурислам Юныс улының: "Менә Дамир Хатыпович аскы урамда үскән егет. Бөтен материалларын табып бирәм. Эшне оештыру аның өстендә", - дигәнен һич онытасым юк. Һәм сүзендә торды: бу урам кешеләре дә су мәсьәләсендә бернинди кыенлык кичермиләр. Гади халыкның гозеренә дә никадәр игътибарлы, ярдәмчел җитәкче икәнлеген күрсәткән күп санлы мисалларның берсе генә әле бу.

Бу елларда Яңа Арыш авылы халкының юлсызлыктан ничек җәфа чиккәнлеген өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли торгандыр. Җиңел машиналар белән йөрү турында сүз дә буда алмый: йөк машиналарын чылбырлы тракторлар белән сөйрәп олы юлга кадәр озаталар, кайтканда ярты юлда батып калып, җәяүләп кайта идек. Нурислам Юныс улы бу эшне хәл итәргә дә алынды: үзебезнең Байтирәк авылы янындагы таш чыгарган җирдән таш ташып юлга җәяр өчен Казан шәһәреннән махсус оешмалар эзләп тапты, аларга түләү юлларын да барлады, кызыксындыру чараларын да күрде. Түбән Кама шәһәреннән килгән төзүчеләр ике тимер-бетон күперне төзеп файдалануга тапшырдылар. Киеренке хезмәтнең нәтиҗәсе дә була, әлбәттә. Халык белән уртак тел табып, күмәк һәм шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыруга ирешәләр, тормыш һәм көнкүреш шартларын яхшырталар, хезмәт хаклары күтәрелә.

Авылыбызда динебезне торгызу эшендә дә Нурислам Юныс улының өлеше күләмле. 1990 елда күмәк хуҗалык һәм авыл Советы яңа төзелгән бинага күчкәч, авыл картлары 9 май көнне элеккеге бушап калган бинаны мәчет өчен сорап алалар. Шуннан соң анда һәр җомганы һәм гает көннәрендә намазлар укыла башлый. Мәчеткә янкорма төзү һәм манара күтәрү өчен авыл халкыннан акча җыю эше башлана. Мәчетне материаллар белән тәэмин итүдә "Рассвет" күмәк хуҗалыгы зур ярдәм күрсәтә. Манара торгызу өчен тәҗрибәле, мәчет эшләгән кешеләр табу да җиңел булмый. Котлы Бөкәш авылыннан Гыймадетдин Хәйретдинов, Мөбәрәкҗан Әхмәтҗанов кебек осталарны чакыру, аларга ярдәмгә авылның биеклектә эшләүдән курыкмаучы, тырыш һәм оста куллы Ринат Гыйльманов, Вәкил Гиниятуллинны чакырып эшне оештырып җибәрә Нурислам Юныс улы. 1991 елның 22 ноябрендә, җомга көнне, мәчет ачылуга да чын күңеленнән сөенгәне хәтеремнән китми. Авылыбызга зур изге игелек эшләп калдырды ул.

Гаиләдә ул иптәше өчен нык басып тора торган имән багана, балалары өчен хөрмәткә лаек, яраткан әти кеше, туганнары өчен Дәү абый, әтиләреннән иртә тол калган әнисе өчен зур таянычы булган сабыр, ачык йөзле, мөлаем карашлы Олы улы иде.

"Бик арып, талчыгып кайткан көннәрендә, гаиләдә кичләрен кулына гармун алып, җырларга ярата иде әти. Өздереп җибәргән бию көенә без рәхәтләнеп биеп ала идек. Әти - ул безнең өчен сүзләр белән генә әйтеп бетерә торган кеше түгел. Урамда очраган һәр кечкенә сабыйга да кесәсеннән бер кәнфит бирмичә китми торган иде. Авыл халкына сүз тидермәде һәм балаларын да кешеләргә ярдәмчел, сабыр булырга дип өндәп үстерде", - дип җылы истәлекләре белән балалары бүгенге көнгә кадәр искә алалар аны.

Дамир Набиуллин.

(Редакциядән: 1990-1994 елларда Яңа Арыш авыл Советы рәисе булып эшләгән җитәкче.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев