Балык Бистәсенең Шумково авылы китапханәсендә “ Бүген без бергә” дигән очрашу узды
Балык Бистәсенең Шумково авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән граҗданнар белән очрашу үткәрелде. Алар белән " Бүген без бергә" дигән темага багышланган әңгәмә оештырылды. Анда сүз авыруларына, язмыш кыерсытуына карамастан актив тормыш алып баручы көчле рухлы кешеләр турында барды. Китапханәдә шулай ук "Игелекле куллар могҗизасы" дип исемләнгән иҗат эшләре...
Балык Бистәсенең Шумково авылы китапханәсендә инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән граҗданнар белән очрашу үткәрелде. Алар белән " Бүген без бергә" дигән темага багышланган әңгәмә оештырылды. Анда сүз авыруларына, язмыш кыерсытуына карамастан актив тормыш алып баручы көчле рухлы кешеләр турында барды.
Китапханәдә шулай ук "Игелекле куллар могҗизасы" дип исемләнгән иҗат эшләре һәм "Көчле рухлылар" дигән китап күргәзмәләре дә оештырылган иде.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев