Балык Бистәсенең район агротехникумынында өч бәйрәмне бергә үткәрделәр
Район агротехникумының концертлар залына өч бәйрәмне берюлы бәйрәм итәргә җыйналдылар.
Бу тантана халыкара өлкәннәр, укытучылар көннәренә һәм профтехбелем бирүчеләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган иде. Бәйрәмгә биредә хезмәт куючылар һәм күп кенә ветераннар чакырылган. Чара коллективта тырыш хезмәт куючыларга Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшыру белән башланып китте. Районыбыз хуҗалыклары һәм фермерларыбыз өчен югары квалификацияле эшче-көчләр хәзерләүче бу уку йорты коллективына муниципаль район башлыгы тәбрикләмәсен район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков җиткерде. Ул техникум коллективына алда торган мөһим бурычларны уңай хәл итүдә һәм яшьләрне өлкән буын вәкилләре үрнәгендә хезмәт сөючән, әдәпле, тәртипле итеп тәрбияләүдә олы уңышлар теләде. Район башлыгы белән берлектә әлеге уку йортын яшәтү, данлы традицияләрен киләчәктә дә дәвам иттерү, кырык ел элек сафка бастырылган биналарны капиталь ремонлау буенча дәүләт программасына картү буенча нәтиҗәле эшләр башкарылуын ассызыклап үтте. Жавап сүзе белән агротехникум директоры Мансур Маннанов чыгыш ясады.Ул быелгы студентлар кабул итү планын уңышлы төстә үтәп чыгуларын исәртте.Шушы көннәрдә генә коллективның күптәнге хыялы булган техникада йөртү күнекмәләре өчен автодром төзелүен шатланып хәбәр итте.
Чакырылган кунаклар, хезмәт ветераннары Сергей Парфенов, Мария Писарева, Вагиз Кәримов, Илфар Яруллин үз чыгышларында уку йортының киләчәге өметле, дәвамлы булуына сөенешеп үткән хатирәләре белән уртаклаштылар.
Шуннан соң студентлар коллективы үзләре әзерләгән концерт номерлары белән чыгыш ясап залдагыларның күңелләрен күрделәр. Әле беренче курста гына укуларына карамастан ел буена зур хәстәрлек күргән төсле барысы да бик сәнгатле итеп чыгыш ясады.Юлсубино авылыннан килгән Нияз Гилемҗанов, Милина Зәйнуллина, Корноуховадан- Виталий Бояршинов, Кульгадан- Айдар Сафинның гитара белән җырлаулары, Балык Бистәсеннән- Алинә Мөхәммәтҗанова белән Югары Тегермәнлектән- Айзилә Зариповаларның бик килештереп төрле халык биюләрен осталык белән башкарулары күпләрне сокландырды. Хезмәт ветераннары яшь буынның талантлылыгына һәм киләчәгебезнең чыннан да өметле һәм ышанычлы кулларга күчүенә нык сөенешеп утырдылар.
Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев