Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең "Поле чудес" өлешендә бер гаилә өй тирәсен Яңа елга ничек әзерләгән

Бу йорт яныннан узучылар биредә кардан ясалган сыннар янында тукталып хозурланалар. Әйтерсең лә цирк килгән.

Юк, мондый матурлыкны йорт хуҗалары Әнисә һәм Владимир булдырганнар. Яуган карны өемнәргә җыя барып йорт хуҗасы балаларын, оныкларын шатландырырга уйлаган. Беренче чиратта ул Кыш бабабайны әвәләгән һәм тиешле төсләргә буяган, аннан туачак ел символы- ике сары этне ясаган. Ә капка төбендә үк җәнлекләр патшасы - арыслан урнашкан, гүя кисәтә сыман. Шулай ук гармун белән бабай, җырлаучы әби дә үз урыннарын тапканнар.

Владимир күңеле белән рәссам. Шулай ук җырлар яза, аларны башкара, гитара да уйный. Үз куллары белән төзү эшләре дә башкара.

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев