Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Олы Елга авылында бик үзенчәлекле чара булып үтте

Күптән түгел Олы Елга авылында булырга туры килде. Кич мәдәният йортында бик матур чара була дигәч, шул тамашаны барып карар өчен мәдәният йортына юл тоттык.

Озак еллар төп йортта яшәгән килен белән кайнаналарны бергә җыйганнар иде монда. Ничәмә - ничә еллар бергә яшәп, әниле - кызлы кебек яшәүчеләре дә бар араларында. Бер - берсен ярты сүздән,күз карашыннанда аңлашалар алар. Мин бик сокланып һәм кайнана белән килен арасында шушындый дуслыкта була микәнни дип уйлап утырдым.

Була икән шул. Алар өчен чын күңелемнән сөенеп, бәхет теләп карап тордым.

Бу матур кичәне оештырган Алсу Әлмиева мондый чараларны бик еш үткәрәбез диде.

Афәрин диясе генә кала.

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев