Балык Бистәсенең Олы Елга авылы укучысы нигә бәхетсез булган?
Матур җәйге көннәрнең берсендә, 4 нче сыйныфны тәмамлап, каникулның тәмен татып ятканда, аяз көнне яшен суккандай, бер хәбәр килеп иреште. Имеш, безнең сыйныф җитәкчесе итеп Венера апаны куялар. Әйе,әйе, Венера апаны. Ник шулай куркасың, бик мөләем, яхшы укытучы диярсез. Анысы шулай... Тик проблема бүтәндә. Минем сыйныф җитәкчесе буласы Венера Илгизаровна...
Матур җәйге көннәрнең берсендә, 4 нче сыйныфны тәмамлап, каникулның тәмен татып ятканда, аяз көнне яшен суккандай, бер хәбәр килеп иреште. Имеш, безнең сыйныф җитәкчесе итеп Венера апаны куялар. Әйе,әйе, Венера апаны. Ник шулай куркасың, бик мөләем, яхшы укытучы диярсез. Анысы шулай... Тик проблема бүтәндә. Минем сыйныф җитәкчесе буласы Венера Илгизаровна Шәрәфиева күршемдә тора. Күр-шем-дә... Бу сүзләрдән соң барсын да аңлагансыздыр инде! Димәк, эшләнмәгән өй эшләрем дә, ялкаулыкка атланган "койрыкларым", малайлар белән кылынган шуклыкларым - барысы, барысы да, миннән алдан чабып, Түбән очның уналтынчы йортына төшеп утырачак. Ай-яй-яй... Шул вакытта курыкканнарымны белсәгез.
Әмма эшләр мин уйлаганча ук мөшкел булып чыкмады. Икелеләр, шуклыклар, өй эшләре мәктәп диварларыннан ары китмәде, вакытында төзәтелеп барылды (төзәтми генә кара!). Аңлашылмаган, онытылган сораулар белән дә ерак барасы түгел (әни Венера ападан шалтыратып белешә), дисциплина да яхшы саклана ( кирәкмәгән вакытта, кирәкмәгән җирдә йөрүләр тыела!) Санап китсәң... бик күп уңай якларын табарга була. Мондый бәхет һәркемгә дә эләкми!
Ә чынлап әйтсәм, мин бик бәхетле, дуслар. Минем сыйныф җитәкчесе кебек Венера апаны аяз көнне чыра яндырып эзләсәгез дә таба алмассыз. Аның йөзендәге нур, күңелендәге яхшылык, көч; күзләрендәге сабырлык, акыллы киңәшләре, җылы сүзләре...Мин аны бик хөрмәт итәм, яратам! Ул минем өчен: яхшы КҮРШЕ, чын УКЫТУЧЫ.Форсаттан файдаланып, мин Венера апамны һәм барлык укытучыларыбызны 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
Фәннур Фәхретдинов,
Олы Елга мәктәбенең 9 класс укучысы.
Рәсемдә: Венера Шәрәфиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев