Балык Бистәсенең Корноухово сабыйлары “Көлкеле балачак” илендә булып кайттылар
Корноухово мәдәният йортында төрле аудитория кешеләре өчен берсеннән - берсе матур, мавыктыргыч чаралар һәрдаим үткәрелеп килә. Шундый күңелле чараларның берсе 3 апрель көнне мәдәният йортын гөрләтте. Мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр коллективы әгъзаларының уртак көче белән әзерләнгән "Көлкеле балачак" дип исемләнгән күңелле чара "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга чын...
Корноухово мәдәният йортында төрле аудитория кешеләре өчен берсеннән - берсе матур, мавыктыргыч чаралар һәрдаим үткәрелеп килә. Шундый күңелле чараларның берсе 3 апрель көнне мәдәният йортын гөрләтте. Мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр коллективы әгъзаларының уртак көче белән әзерләнгән "Көлкеле балачак" дип исемләнгән күңелле чара "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларга чын мәгънәсендә бәйрәм рухы бүләк итте. Көлке көненә карата үткәрелгән әлеге мавыктыргыч чара бер сулышта үтеп тә китте. Бәйрәмгә кунак булып килгән Чупа һәм Чупс исемле клоуннар балаларга һич кенә дә күңелсезләнергә ирек бирмәделәр. Бертуктамый, юкны да бар итеп эчләре катып көлеп йөрүче клоуннарга кушылып балалар да кимен куймады бу көнне. Һәрьяклап сынап та карадылар соң Чупа белән Чупс балаларны! Күңелле итеп зарядка да ясаттылар, җырлаттылар - биеттеләр, табышмаклар әйтеп, сәләтләрен тикшерделәр, төрле уеннарда катнаштырдылар, хәтта ялган хәлләргә ышандырырга маташтылар. Балалар һич кенә дә сынатмадылар. Аларга аеруча да Чупсның кызыклы фокуслары ошады. Бәйрәм кунаклары балаларга төсле шарлар бүләк итеп, тәмле конфетлар белән сыйлады.
Балалар гына түгел, мәдәният йортына очраклы гына килеп кергән өлкәннәр дә таң калып күзәтте әлеге чараны.
Балалар - безнең киләчәгебез, алар - тормышыбыз чәчәкләре, дип кабатларга яратабыз. Аларның тормышын якты, матур төсләр белән баету, әлбәттә, безнең бурычыбыз. Бүгенге күңелле чараны оештырып, сабыйларыбызның йөзләренә ихлас елмаю "элеп", шат авазларын ишетә алганбыз икән, димәк, тырышуыбыз тикмәгә булмаган. Бүгенге кичәдән алган уңай тәэсирләр безнең генә түгел, сабыйларыбызның күңелләрендә дә матур бер балачак хатирәсе булып сакланып калсын иде.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев