Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Корноухово авылында “Бердәм Россия” көне

"Бердәм Россия" партиясенең "Җирле мәдәният йорты" проекты кысаларында Корноухово авылында "Клублар формалашу дөньясы" ( "Мир клубных формирований") исемле чара үткәрелде. Район ,ашкарма комитетының социаль - мәдәни өлкә бүлеге башлыгы Наталья Чернова тарафыннан оештырылып, эшлекле уен формасында уздырылган чараның максаты районыбызда эшләп килүче клублар (түгәрәкләр) эшчәнлегендә булган проблемаларны билгеләү һәм аларны...

"Бердәм Россия" партиясенең "Җирле мәдәният йорты" проекты кысаларында Корноухово авылында "Клублар формалашу дөньясы" ( "Мир клубных формирований") исемле чара үткәрелде. Район ,ашкарма комитетының социаль - мәдәни өлкә бүлеге башлыгы Наталья Чернова тарафыннан оештырылып, эшлекле уен формасында уздырылган чараның максаты районыбызда эшләп килүче клублар (түгәрәкләр) эшчәнлегендә булган проблемаларны билгеләү һәм аларны чишү алымнарын табуга юнәлдерелгән иде.

Әлеге мөһим чарада төрле юнәлештә эшләүче клуб әгъзалары, мәдәният йорты җитәкчеләре, укучылар, студентлар белән беррәттән, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы һәм Мәдәният министрлыгыннан да вәкилләр катнашты.

Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, депутат Анастасия Исаева, Татарстан Республикасының традицион мәдәният үсеше үзәгенең аналитик һәм методик эшләр бүлеге башлыгы Рита Дедюлева, Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәният оешмаларының үзара бәйләнешләре буенча бүлек башлыгы Диана Хәсәнова тарафыннан эшлекле сөйләшүләр вакытында күп кенә кызыклы тәкъдимнәр кабул ителде. Дүрт мәйданчыкның да темалары шактый кызыклы һәм актуаль иде.

"Телевидение, интернет клублар эшчәнлегенә киртә булып тормасын өчен нәрсәләр эшләргә?" , "Төрле аудитория кешеләрен клубларга ничек җәлеп итәргә?", "Мәгариф, спорт оешмалары белән эшчәнлекне ничек җәелдерергә?", "Төрле юнәлештәге клубларга халык теләп йөрсен өчен нинди формалар кулланырга?" кебек сорауларга бергәләшеп җаваплар эзләнелде бу көнне. Уенда катнашучылар проблемаларның җитдилеген азсызыклап үтте, әлеге проблемалардан чыгу юллары тәкъдим ителеп, һәрберсенең клублар эшчәнлегендә мөһимлеген искәртте.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Корноухово мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев