Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында яңалык!

Күгәрченнең тагын бер бәхетле көнендә Күгәрчен күгендә күгәрчен, Гөрлидер, ак бәхет телидер.

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров репертуарыннан әлеге җыр юлларын юка гына хәтергә төшерүем түгел. Соңгы елларда күгәрченлеләр күгендә бәхет йолдызлары атылып кына торалар. Яңа мәчет төзелү барысына юл ярып җибәрде диярсең. Кыска гына вакыт аралыгында полиция, ветеранария йортлары төзелде,балалар бакчасы заманча ремонтлаган мәктәпкә күчте, хоккей корбкасы, универсаль спорт мәйданчыгы пәйдә булдылар,авылның үзәк урамына асфальт юл керде. "Русский мрамор" бу төбәкне дөньяга танытты. 140 эш урынына гарантия бирүче әлеге җәмгыятьнең икенче чираты -симертү мәйданчыгында төзелеш эшләре тулы күәткә җәелеп китте.

Менә Күгәрчендә янәдән олы вакыйга: авыл мәдәнияты тыштан-эчтән тулысынча яңартылганнан соң ишекләрен ачты. Күзләрне камаштырырлык искиткеч үзгәрешләр кичергән бина.Моңарчы бу урында мәдәният йорты барлыгын белмәгәннәр аны яңа дип тә кабул итәргә бик мөмкиннәр. Кече, олы фойелар, ул заллар, идән-ишекләр дисеңме, тәрәз, сәхнә пәрдәләре- барысыннан зәвыклелек бөрки. Үзең дә сизмәстән иҗади күтәренкелек.ял аурасына килеп эләгәсең. Бу тантанага күгәрченлеләр бик олылап әзерләнгәннәр. Ишек бусагасын атлап керешкә кунакчыллык атмосферасына эләгәсең. Авыл кул осталарының көче белән оештырылган күргәзмәдә ниләр генә юк. Теләгән кешегә ошатканын сатып та алу мөмкинлеге дә тудырганнар. Аларның олы куанычын уртаклашырга район башлыгы Илһам Валеев, Татарстан Республикасы хезмәт һәм мәшгульлек министры Элҗмира Зарипова, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятны үстерү фонды директоры, якташыбыз Нурия Хашимова һәм тагын бик күпләр килгәннәр иде. Алар Күгәрчен халкын әлеге тантана уңаеннан зурлап котладылар, мәдәният йортына сертификат, бүләкләрен тапшырдылар. Әлеге бинаны яңартуда катнашучы һәркемгә дә олы рәхмәт сүзләре барып иреште бу көнне. Аны сүзләр, җыр- биюләр аша да ирештерделәр. Рәхмәтләрнең шактый саллысы мәдәният йортына яңа сулыш бирүче "Рыбно-Слободский Универсалстрой" җәмгыяте төзүчеләре адресына яңгырады. Бәйрәмнең концерт өлешендә дә сюрпризлар шактый күп булды. Бу көнне мәдәният йорты сәхнәсендә республиканың җыр һәм бию ансамбле, танылган җырчылар, якташ артистлар чыгыш ясадылар.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев