Балык Бистәсенең кайбер машина йөртүчеләренә “диңгез тубыктан”
Гражданин "Г." ны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утырырга нәрсә мәҗбүр иткәнен ул үзе дә төгәл генә аңлатып бирә алмый инде. " Яшел елан" котырткандыр мөгаен. "Исереккә диңгез тубыктан", дип юкка гына әйтмиләр бит инде. Шунысы хак, бу "егетлеге" шактый кыйммәткә төшә.
Кыскасы, "Г" икенче бер автомобильгә бәрелеп юл-транспорт һәлакәте ясый. Нәтиҗәдә, әлеге машина пассажиры җиңелчә тән җәрәхәтләре ала. Автомобильгә дә шактый зыян килә. Авария ясаучының гражданлык жаваплылыгы иминиятләштерелгән компания зыян күрүчегә 181 558 сум 55 тиен күләмендә акча түли.
"Г"ның аварияне үз гаебе белән, өстәвенә исерек хәлдә, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш ясаганлыктан, иминият компаниясе регресс (кире кайтару) тәртибендә бу сумманы аннан түләттерүне дәгъвалап судка мөрәжәгать итә.
Бу эшнең материалларын карап тикшергәннән соң суд, иминият компаниясенең дәгъвасын канәгатьләндерде. "Г"га 181 558 сум 55 тиен күләмендә китерелгән матди зыянны һәм 4822 сум 17 тиен суд чыгымнары өчен дәүләт пошлинасын түләттерү турында карар чыгарды.
Менә шулай исерек хәлдә, машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утыруның шактый кыйммәткә төшүе бар шул.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев