Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең кайбер хатын - кызлары читтән бәхет эзли

Бүген иртән Зөфәр абый Хәйретдиновның " Парлы ялгызлар" җырын радиодан ишеткәч бер атна элек ишеткән вакыйга күз алдына килде. Бер танышымның тормыш иптәше читкә йөри башлаган.Әллә кызык өчен, әллә үч итеп. Анысы безгә караңгы. Югыйсә,тормышлары мулдан, ике катлы йорт, чит ил машинасында җилдерәләр, акчага да тилмермиләр. Ничәмә - ничә еллар...

Бүген иртән Зөфәр абый Хәйретдиновның " Парлы ялгызлар" җырын радиодан ишеткәч бер атна элек ишеткән вакыйга күз алдына килде.

Бер танышымның тормыш иптәше читкә йөри башлаган.Әллә кызык өчен, әллә үч итеп. Анысы безгә караңгы. Югыйсә,тормышлары мулдан, ике катлы йорт, чит ил машинасында җилдерәләр, акчага да тилмермиләр.

Ничәмә - ничә еллар бергә яшәгән гаиләнең тынычлыгын алып, рәхәтен бетереп, күз яшьләрен яудырып кызык эзли кешеләр.

Еллар дәверендә бу гаиләнең дә төрле чагы булгандыр. Кайгы - сагышлары, бәхет - шатлыклары. Алар булган авырлыкларны бергәләп җиңгәннәрдер, тормышта җитешмәгән якларны бергәләп тигезләгәннәрдер...

Ә буген ул гаилә аерылу чигендә тора. Гомер - гомергә бер - беренә авыр сүз дә эйтә белмәгән бу парлар, бүген бер - берсеннән гаеп эзләп,талашалар.

Хөрмәтле читкә йөрергә яратучы ханымнар!!! Маҗара эзләп йөрү, аны эзләп табу берни тормый. Бер мизгеллек мавыгу күпме гаиләләрне җимерә. Сез бит гүзәл затлар, сез тормышның учагын саклаучылар. Сездән башка йөртның яме юк. Чөнки, балалар да өйгә кайтуга әниләрен сорыйлар. Кирәкми бу ялгыш адымга басып, чит гаиләләрне бозарга. Яратканнар бергә булсын, соймәгәннәр аерылсын. Әби эйтә торган иде, күрше тавыгы күршегә күркә булып күренә дип. Күренә генә шул, ә чынлыкта бөтен кеше бер төрле.

Читтә бәхет эзләп үз дәрәҗәңне төшереп йөргәнче, үз гаиләңне кадерләп сакласаң ул тагын да ныграк һәм ышанычлырак булыр иде.

фотоhttp://redfaq.ru

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев