Балык Бистәсенең Иске Арыш авыл кибетчеләре халыкны ипигә тилмертә
Шушы көннәрдә генә Иске Арыш якларына барып чыгарга туры килде.
Авылда йортлар төзек,табигате дә матур, кешеләре дә бик ачык.Гөмумән,авыл җирендә яшим дигән кешегә бөтен шартлар да бар.
Мине бер нәрсә генә нык гаҗәпләндерде, авыл кибетендә үз халкына ипине исемлек буенча гына кайтарталар икән.
Озын чиратлар торып, көтеп интегәсе юк анысы. Киләсең, ничә ипи кирәклеген әйтәсең, акчаңны түләп, авылның " хөрмәтле сатучылары" Алсу Тимербаевага яисә Гөлчәчәк Зиятдиновага рәхмәт әйтеп кайтып китәсең. Ипи килгәч,үз вакытың белән аны килеп аласың. Бер яктан караганда, бу бик уңайлы.
Әмма, авылда төп халыктан тыш кайткан кунакларда булырга мөмкин ич. Акчасын алдан түләп,язылып кайтырга вакыты булмый калганнар нишләргә тиеш соң? Бәлки сатучылар аларга "сохари" тәкъдим итәләрдер?
Югыйсә, әйтүләренә караганда район үзәге ипи комбинатында бар кешегә дә җитәрлек күләмдә җитештерәләр бит аны.Ни өчен Иске Арыш кибетчеләре болай эшли соң? Авыл халкы моңа бик тә аптырый.
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев