Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Биектау мәктәбе укучылары: «Без талантлы кешеләр белән сокланабаз», - диләр

Хак сүзләр. Чыннан да табигать биргән сәләтен, талантын ялкаулыгы нәтиҗәсендә җиргә күмгән, хәмерле стаканда батырган кешеләр бихисап бит. Шул ук вакытта аз гына сәләтен дә, тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге белән камилләштереп төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән шәхесләр бар. Бу хакыйкатьне яшьләргә балачактан ук төшендерү мөһим. Биектау мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты...

Ләйсән Гыймадиева: «Мин талантлы кешеләргә сокланам. Ә нәрсә соң ул талант? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә талант-аерым бер эшкә яки гомумән табигый сәләтлелек . Зур сәләткә ия булган кеше дип аңлатылган. Тик менә табигать биргән сәләт белән генә чын талантлы кеше булып дан-шөһрәткә ия булырга мөмкин микән соң?! Юктыр, мөгаен. Сокланырлык кеше булыр өчен талант белән бик зур тырышлык та кирәк. Нәкъ менә шундый кеше белән сезне дә таныштырасым килә.

Зәринә Хәсәншина бик талантлы җырчы. Ул үзенең моңлы тавышы белән күп кенә республика һәм Россия күләмендәге җыр бәйгеләрендә җиңүче булды. Ул музыка көллиятен уңышлы бетереп, хәзер Казан дәүләт консерваториясендә белем ала. Шулай ук ул «Казан егетләре» төркеме белән берлектә халкыбызны үзенең иҗаты белән шатландырырга да өлгерә.

- Халык алдына чыгып җырлар өчен Ходай биргән талант өстенә бик зур тырышлык та кирәк, - ди Зәринә Хәсәншина.

Мин дә Зәринә апаем иҗатына гашыйк кеше. Мин аның таланты белән дә, тырышлыгы белән дә сокланам!

Инзиля Закирова: "Бу әйтем безнең Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы булып эшләүче Люция апага да туры килә. Ул гаиләдә икенче бала. Люция апаның әнисе бик тапкыр сүзле, тырыш кеше. Ул шулай ук кайчандыр Биектау мәктәбендә математика укытучысы булып эшләгән. Әнисенең бу сәләте, әлбәттә, Люция апага да күчкән. Ул кечкенәдән үк тырышып укый, төрле конкурсларда катнаша торган булган. Люция апа мәктәптә бик яхшы укып, уку йортына җиңел керә. Люция апаның талантының бер өлеше әнисеннән, тугыз өлеше үз тырышлыгы белән. Мин аның тырышлыгына, сабырлыгына, кешеләр белән мөнәсәбәтенә сокланам, аңа охшарга тырышам.

Диләрә Гадершина: «Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан», дигән әйтем белән мин тулысынча килешәм. Ә сүзем, укытучым Гарипова Гарипова турында бара. Ул 1958 нче елда Балык Бистәсе районы, Биектау авылында туган. 1975 елда Котлы Бөкәш урта мәктәбен, 1980 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын, 1990 елда Казан дәүләт педогогия институтын тәмамлый. Бүгенге көндә Биектау урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшли. Гүзәлия апа Хәбибрахман кызының педагогик һәм тарих өлкәсенә караган хезмәтләре «Мәгариф», «Мәйдан», «Фән һәм мәктәп» журналларында, «Ачык дәрес», «Ватаным Татарстан», «Авыл офыклары» газеталарында даими басылып тора. Гүзәлия апаның дәрес эшләнмәләре, шигырьләре район, республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция материаллары нәшер ителгән җыентыкларда дөнья күрде. Биектау мәктәбендә авыл тарихын ачыклауга бәйле оешкан музейның тупланышы һәм бүгенге көндәге сакланышы өчен дә аның тарафыннан күп көч куела. Гүзәлия апа һәр эшкә активлык күрсәтә. Әле яңа гына "Авылым бәетләре", - дигән китабы чыкты. Мин аның тырышлыгына, сабырлыгына, осталыгына, кешеләр белән мөнәсәбәтенә сокланам. Аның үткәргән дәресләрен бик яратам. Апа, мин сезгә эшегездә уңышлар телим, гел шулай матур, таләпчән булып калыгыз!

Инзилә Нуриева: Безнең мәктәбебездә бер үк юлны сайлап, бер юнәлештә эш алып баручы укытучыларыбыз бар. Мәсәлән, беренче укытучыбыз Дамирә апа шундыйлардан. Әнисе Фатыйма апа да күп еллар буе башлангыч сыйныфларга белем биргән. Әнием дә Фатыйма апада укыган. "Бик аңлаешлы, кызыклы, балаларны белемле итәр өчен көчен кызганмады,"- ди. Дамирә апабыз да безне - тугыз бала - алты кыз һәм өч малай, тәртипле, әдәпле, булып үсеннәр өчен көчен кызганмады. Дәресләребезне кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрә иде. Дамирә апабызның шундый сәләтле булуына без соклана идек. Апабызның көчле һәм сәләтле булуы гына түгел, аның тырышлыгы да эшен бизәп тора. Һәр эшен җиренә җиткереп, бәйрәмнәрне үрнәк алырлык итеп үткәрә иде. Ул безнең чын, табигать тарафыннан бирелгән укытучы дигән исемгә лаек булырдай укытучыбыз. Әгәр миннән "Кем булырга телисең?" - дип сорасалар, мин берсүзсез "Дамирә апабыз кебек олы йөрәкле, мәрхәмәтле укытучы булыр идем," дип әйтер идем.

Әгәр кеше бу тормышта үз көчен куймаса, тырышмаса, аның үрнәк алырлык, кеше сокланырлык эшләре булмас иде. Табигый сәләт ул очкын кебек, вакытында яндырып, күп хезмәт куймасаң сүнәргә дә мөмкин. Шуның өчен тырышлыкны, көчне вакытында куллана белергә кирәк.

Илгиз Җамалиев әзерләде.

фотоhttp://abc-school.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев