Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Анатыш авылында спорт мәйданы ачу тантанасы узды

Шушы көннәрдә физкультурачылар һәм төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Районыбызның Анатыш һәм Масловка авылларында универсаль спорт мәйданчыклары ачу тантаналары әлеге бәйрәмгә ямь өстәгәндәй булды. Авылда яшәүчеләр өчен аеруча куанычлы вакыйга булды бу. Сәламәтлегеңне ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең артуы кемне сөендермәсен соң?! Анатыш авылында бу мәйданчык авыл клубы янәшәсендә...

Шушы көннәрдә физкультурачылар һәм төзүчеләр көне билгеләп үтелде.
Районыбызның Анатыш һәм Масловка авылларында универсаль спорт мәйданчыклары ачу тантаналары әлеге бәйрәмгә ямь өстәгәндәй булды. Авылда яшәүчеләр өчен аеруча куанычлы вакыйга булды бу. Сәламәтлегеңне ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең артуы кемне сөендермәсен соң?!
Анатыш авылында бу мәйданчык авыл клубы янәшәсендә төзелгән. Китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, почта биналары да ерак түгел. Тантанага авылның төрле яшьтәге кешеләре җыелган иде. Яңа обьектның керү юлына сузылган кызыл тасманы район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин кисте. Бәйрәмне алып баручылар - Балык Бистәсе гимназиясе педагог-оештыручылары Светлана Шлыкова һәм Гөлназ Вәлиева, район мәгариф бүлегенең физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы буенча методисты Айсылу Сәхапова барча халыкны мәйданчыкка чакырдылар.
Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый. Бу вакыйганы хуплагандай Анатыш гыйбадәтханәсенең кыңгыраулары чыңлады. Һәм менә көчле алкышлар белән яшь спортчыларны каршы алдылар.
- Бу мәйданчыкны ачу тантанасы физкультурачылар һәм төзүчеләр көненә туры килү юкка гына түгелдер. Төзүчеләребез көче белән мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка объектлар төзелде һәм төзекләндереләләр. Республикада эшләп килүче 30 дан артык Президентыбыз программаларында катнашу районыбызда яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Яшьләргә уку һәм ял итү, спорт белән шөгыльләнү урыннары булдырыла. Бу мәйданчыкта да сез волейбол, баскетбол, мини-футбол уеннары уйнап, тренажерларда шөгыльләнә аласыз. Район башлыгы Илһам Валеев исеменнән сезне авыл җирлегегездәге шушы зур вакыйга белән котлыйм, - диде Рашат Хәбибуллин.
Анатыш авыл җирлеге башлыгы күтәренке күңел белән әлеге мәйданчыкның авыл күркенә әйләнүен һәм биредә шөгыльләнүчеләрнең район ярышларында катнашачакларына ышанычын белдерде. Республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Атакай Александр авылдашларын үзләренең сәламәтлекләренә игътибарлы булып даими рәвештә спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Ата-аналар исеменнән Наталья Земцова сөйләде. Ә яшьләр исеменнән чыгыш ясаучы Александр Жаринов әлеге мәйданчык төзелү яшь буынны физик яктан тәрбияләүдә ныклы этәргеч булачагына ишәрәләде, аларны максатчан булырга һәм авылның данын еракларга таратырга чакырды. Район үзәгеннән килгән черлидинг белән шөгыльләнүче кызларның чыгышы искиткеч матур булды.
Соңыннан авыл яшьләре яңа мәйданчыкта флешмоб башкардылар.
Бу көнне Масловка авылында да шундый ук спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды.
Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев