Заманалар узу белән зирәк халкыбыз иҗатындагы әйтемнәр дә үзләренең мәгънәләрен югалта төшәләр булса кирәк. Әйтик, юл газабын-гүр газабы дип әйтеп булмый бит инде хәзер.
Бар иде бит Балык Бистәсеннән Котлы Бөкәшкә бата-чума сәгатьләр буе барган чаклар. Ә язгы-көзге пычракны ерып туган авылларыбызга кайтулар.... Хәзер районда каты катламлы юл кермәгән салалар калмады да бугай инде. Соңгы биш елда районда 16 дан артык торак пунктка гомуми озынлыклары 90 чакрымнан артык каты катламлы керү юллары төзелгән. Бу максатка 1 миллиард 195 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән. Узган ел гына Шиланкага (2.8 км.), Шетнево Тулушка (2.2 км.) керү юллары төзелде. Муниципаль юл фонды хисабына Балык Бистәсендә 5 чакрымга якын урамнарга асфальт түшәлде.
- Ә быел юл төзү, реконструкцияләү буенча нинди эшләр башкарыла соң?
Бу сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Данис Низамовка мөрәҗәгать иттек.
- Быел "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте Шетнево Чирмешән, Трой-Урай авылларына керү юлларын реконструкцияләү алып бара. Бу участокларда күперләр дә ремонтлана. Бүгенге көндә Чирмешәндә җир эшләре бара. Трой Урайда күперне ремонтлауга керештеләр. Балык Бистәсе-Яншык автомобиль юлын реконструкцияләү дәвам итә. Быел аның Бәткедән Яншыкка кадәр булган 5 чакрымга якын участогы төзекләндереләчәк. Биредә дә күпер ремонтлау бара. Муниципаль программа буенча район торак пунктларының юл-урам челтәрен тиешле нормативларга китерү буенча күләмле эшләр башкарылачак, -диде ул безнең хәбәрчебезгә.
Татарстанда, шул исәптән безнең районда да юллар салуга, булганнарын ремонтлауга зур игътибар бирелә. 30 май көнне ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин быел Татарстанда федераль һәм региональ дәрәҗәдәге 120 километрга якын яңа юллар төзү, 1,2 мең чакрымын ремонтлау планлаштырылганын хәбәр итте. Ә 27 авыл торак пунктларына каты катламлы керү юллары салыначак икән.
Мондый вәзгыять төбәгебезнең социаль-икътисадый үсешенә, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә уңай йогынты ясамый калмас әлбәттә.
Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев