Балык Бистәсендә язгы мәрхәмәт атналыгына старт бирелде
Атна тиз узар, игелек эшләп кал!
17 апрельдән 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында " МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#ДОБРЫЙТАТАРСТАН язгы мәрхәмәт атналыгы-игелекле эшләр эстафетасы" акциясе үткәрелә. Бу чараның төп максаты-социаль проблемаларны хәл иткәндә, иреклеләр идеясен алга куеп, гражданлык активлыгын арттыру.
Аның кысаларында " Ветераннар янәшәбездә"(17 апрель), "Тарихи ватаныбызны саклыйк" (18 апрель), "Доброволец мәгълүмат үзәгендә" (19 апрель), "Тормышны коткарыйк, (20 апрель), "Мәрхәмтәлелек маршы" (21 апрель), "Экологик уикенд" (22 апрель), "Гаиләдә яраткан китапларны уку" (23 апрель), "Без бергә" (24 апрель) һәм башка акцияләр үткәреләчәк.
25 апрельдә барлык игелекле эшләребезгә йомгак ясалачак. Чараларда аеруча актив катнашучыларны бүләкләр дә көтә. Атна тиз узар, игелек эшләп кал!
"Игелекле эшләр эстафетасы" районыбыз халкын социаль проблемаларны бергәләп чишүне оештыруда зур роль уйнар әлбәттә. Әмма ул бер атналык кына акция булмыйча, ел буе дәвам итсен иде.
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев