Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче Зилә Крупина буш вакытында нәрсә эшләргә ярата?

Балык Бистәсендә яшәүче Зилә Крупинаның кул эшләре остасы икәнен очраклы гына белдем. Ул кечкенәдән бәйләргә ярата икән.

-Интернет-журналлар аша кофталар, мунчала, итекләр бәйләргә өйрәндем. Улыма ике яшь ярым, район "Йорлдыз" балалар бакчасына йөри. Тәрбиячеләре бервакыт дидактик дәрес өчен эшләнмә ясарга сорады. Мин эшләгән ясалма чыршы һәм баш киеме аларга бик ошады. Бакчада күргәзмәләр оештырганда кул эшләнмәлер ясап бирәм,-ди Зилә.

Узган ел Зилә төрле төстә войлочной табанлы егерме итек бәйләгән. Аларны сатып алты мең табыш керткән. Ленталардан бизәнү әйберләре дә ясый әле ул.

Тумышы белән Кукмара районыннан. Кооператив техникумын тәмамлаган, һөнәре буенча кондитер-технолог. Казан шәһәрендә "Бәхетле" кибетендә эшләгән. Шунда гомерлек яры Шумково авылы егете Сергей белән таныша. Гаилә корып, ун еллап шәһәрдә яшиләр. Бераздан районга кайтып төпләнәләр. Монда фатир сатып алалар. Тормыш иптәше "Логос" җәмгыятендә эшли, Зилә үзе "Чәй йорты"нда буфетчица. Анда күптән түгел генә урнашса да, җитәкчеләре аны мактап сөйли.

Тансылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев