Балык Бистәсендә яшәүче бер пенсионер ханымның банк картасыннан 130 мең сум акчасын урлыйлар
64 яшьлек ханымның кәрәзле телефонына таныш түгел ир-егет шалтырата. Исеме атасының исеме белән мөрәҗәгать итеп, үзен "Ак барс" банкның куркынычсызлык службасы хезмәткәре дип таныштыра. Ханымның бу вакытта кайда булуы белән кызыксына һәм аның банк картасыннан 14 500 сум акча алырга маташуларын хәбәр итә. Акчаны күчереп алмасыннар өчен банк картасын блокировкаларга...
64 яшьлек ханымның кәрәзле телефонына таныш түгел ир-егет шалтырата. Исеме атасының исеме белән мөрәҗәгать итеп, үзен "Ак барс" банкның куркынычсызлык службасы хезмәткәре дип таныштыра. Ханымның бу вакытта кайда булуы белән кызыксына һәм аның банк картасыннан 14 500 сум акча алырга маташуларын хәбәр итә. Акчаны күчереп алмасыннар өчен банк картасын блокировкаларга кирәклеген әйтә. Моның өчен картаның мәгълүматларын сорый. Телефоннан сөйләшкәндә: "Картаны берәр кешегә бирдегезме әллә, нинди сәүдә үзәгендә аның белән түләдегез?", дигән булып кызыксына. Профилактик эш алып бара янәсе. Шушы әңгәмә барышында пенсионерка аңа банк картасы турында бөтен мәгълүматны әйтеп сала. Шулай итеп пенсионерның картасыннан 130 мең сумга якын акчасын урлыйлар.
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев