Балык Бистәсендә Ватан Геройларын искә алдылар
Россиядә ел саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясенең "Россиядә хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә гамәлгә куелган. Ә тарихы 18 гасырга ук барып тоташа. Геройлар көнендә- батыр ата-бабаларыбызны искә алабыз, бүген яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан...
Россиядә ел саен 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясенең "Россиядә хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы закон нигезендә гамәлгә куелган. Ә тарихы 18 гасырга ук барып тоташа. Геройлар көнендә- батыр ата-бабаларыбызны искә алабыз, бүген яшәүче Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтлибез.
Балык Бистәсе районының да үз Геройлары бар. Бу көнне оешма-предприятие хезмәтчәннәре, мәктәп укучылары, укытучылар кулларына кызыл канәфер чәчәкләре тотып Геройлар Аллеясына җыелдылар. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, "Россия пенсионерлары союзы" партиясенең җирле бүлеге рәисе Анатолий Автономов бу бәйрәмнең тарихы, әһәмияте турында сөйләделәр.
-Ватан Геройлары көне ерак тарихыбыздан килә. Безнең район да батырларга бай. Тугыз Советлар Союзы Героебыз, Александр Матросов батырлыгын кабатлаган бер каһарманыбыз бар. Дан Орденына лаек булган якташларыбыз да байтак. Бу бәйрәмне илебезнең барлык почмакларында, шулай ук чит илләрдә дә билгеләп үтәләр. Бүген без Бөек Ватан сугышы кырларында, Әфганстан, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә батырларча һәлак булган батырларны искә алабыз, хөрмәтебезне белдерәбез,- диделәр алар. Соңыннан бер минутлык тынлык игълан ителде.
Митингта катнашучылар икенче Бөтендөнья сугышында ил азатлыгы өчен башларны салган балыкбистәлеләр хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискка чәчкләр салдылар.
Таңсылу Минһаҗева.
Татарчага тәрҗемә итте Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев