Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 53 беркетмә төзелгән

Узган ел муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия 14 утырыш уздырды. Аларда административ хокук тәртибе бозучыларга карата төзелгән 53 беркетмә карап тикшерелде. Барлыгы 123 мең сум күләмендә штраф салынды.

Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләренең чисталык, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгәннәр. Терлекләрен караучысыз урамнарда, басу-кырларда йөртүчеләр, йорт яннарында, капка төпләрендә төзелеш материаллары, таралып беткән транспорт чаралары саклаучылар, урамга, елга-ерганакларга көнкүреш калдыклары түгүчеләр еш басалар комиссия каршына.
Соңгы вакытта җирле үзидарә органнары чыгарган хокукый актларны үтәмәүчеләр (нигездә үзара салым түләүдән баш тартучылар) дә административ җаваплылыкка тартылалар. Утырышларда шундый 3 материал каралды.
Комиссия каршына баскач бик күпләр: "Без белмәдек, нигә алдан кисәтмиләр?",- дип акланырга керешәләр. Беренче юлга кисәтү белән калдырыгыз, дип ялваручылар да очрый. Кызганычка каршы, хәзер административ кодекста "кисәтү" дигән пункт юк. Шулай булгач бер генә юл кала. Комиссиягә килеп йөз кызартмыйм, болай да юк акчаны штраф түләп әрәм итмим дисәң, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, көнкүреш калдыкларын урнаштыру кагыйдәләрен үтә. Алар һәр авыл җирлегендә кабул ителәләр, җыеннарда, җыелышларда халыкка җиткереләләр. Һәрхәлдә шулай булырга тиеш. Район газетасында да бу хакта даими язып торабыз. Аннан килеп кагыйдәләрне, кануннарны белмәү җаваплылыктан азат итми бит.
Муниципаль кагыйдәләрне санга сукмаучыларның тагын бер кат исләренә төшерәбез: Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен граҗданнарга 2000 нән 3500 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15000 нән 30000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 нән 200000 сумга кадәр штраф каралган. Шундый ук гамәлләр бер ел эчендә кабатланса, гражданнарга 3500 дән 5000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 30000 нән 50000 сумга кадәр, юридик затларга 500000 нән 1000000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Штраф салу комиссия өчен үзмаксат түгел. Әмма авыл, шәһәр җирлекләрендә кабул ителгән чисталык, тәртип кагыйдәләрен бозучыларга тәэсир итүнең башка нәтиҗәле чарасы юк шул.
Илгиз Җамалиев.
Фото: http://dnp-korkinskoe.ru/uploads/posts/2013-05/1369981638_eskiz2-2.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беркетмә