Җәмгыять
Балык Бистәсендә “Тоннель» профилактик чарасы алга таба да булачак
Балык Бистәсендә үткәрелгән "Тоннель» профилактик чарасы барышында ЮХИДИ һәм участок инспекторлары 40 тан артык автомобильне туктатып тикшергәннәр
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 14 транспортчыга беркетмәләр төзелгән. Нигездә, автомобильчеләр куркынычсызлык каешын каптырмаганы өчен җаваплылыкка тартылганнар. Бу көнне штрафларын вакытында түләмәүчеләр дә эләккән. Район территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән мондый профилактик чаралар алга таба да даими рәвештә үткәреләчәк, дип белдерделәр ЮХИДИ бүлекчәсендә.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев