Балык Бистәсендә тамашалар булачак әле
Хәзер күп кеше кәеф юк дип зарлана. Дөньяның кызыгы,тормышның яме юкка чыкты диләр. Нигә алай икәнен үзләредә белмиләр.
Психолог Бер таныш психологка шушы сорауны биргәч, ул миңа болай диде:
Моның бер сере дә юк,кешеләр үзләре әйләнә - тирәдән кызык таба белми яшиләр.Концерт - театрларга,музейларга йөрмиләр.....
Чынлапта без тормыш мәшәкатенә шул кадәр баткан,концерт - театрларга,музейларга йөрү түгел, куанакларга да йөрешмибез.
Психологлар нәкъ менә күңел ачу чараларына ешрак йөрергә киңәш итәләр.
Ә безнең Балык Бистәсендә күңел ачу чаралары гел булып тора.
22нче ноябрьдән башлап 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Шулай булгач, күтәренке күңел белән шунда барабыз.
Көлү гомерне озайта ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев