Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Сугыш еллары хатлары. 1941–1945 еллар.” күчмә фотокүргәзмәсе булды

Узган атнада район Мәдәният йортында "Сугыш еллары хатлары. 1941-1945 еллар." күчмә фотокүргәзмәсе булды. Безнең район аны теләчелеләрдән кабул итеп алды. Бу масштаблы чара "Тарихи Хәтер" проекты кысаларында Татарстан Республикасының архив эше дәүләт комитеты һәм "Бердәм Россия" партиясенең региональ бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла.

Экспозицияне район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов ачты. Ул бу проектның халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын мәңгеләштерүдә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.

(Тулырак газетабыз битләрендә).

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев