Балык Бистәсендә соңгы 9 айда юл фаҗигаләрендә  11 кеше һәлак булган
Җәмгыять

Балык Бистәсендә соңгы 9 айда юл фаҗигаләрендә 11 кеше һәлак булган

Балык Бистәсе юл хәрәкте иминлеге дәүләт инспекциясенән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның тугыз аенда район юлларында 41 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 11 кеше һәлак булган, 63 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алганнар. Ә узган ел бу чорга 33 авария булган, 42 кеше яраланган, 6 кеше үлгән. Күргәнебезчә, фаҗигаләр дә, корбаннар...

Балык Бистәсе юл хәрәкте иминлеге дәүләт инспекциясенән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның тугыз аенда район юлларында 41 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Аларда 11 кеше һәлак булган, 63 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алганнар. Ә узган ел бу чорга 33 авария булган, 42 кеше яраланган, 6 кеше үлгән. Күргәнебезчә, фаҗигаләр дә, корбаннар саны да арткан. Юллардагы тәртип хакында ныклап уйланырга җирлек инде бу.

Автор Илгиз Җамалиев.

фото редакция архивыннан.


Нет комментариев