Балык - Бистәсендә штрафларны вакытында түләмәгән 44 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар.
"Россиядә законнар каты, әмма аларны үтәүче генә юк", дигән гыйбарәне еш ишетергә туры килә. Миңа калса, беренче чиратта, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучыларга кагыла бу сүзләр. Автомобильчеләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр күп шул. Берәүләр тизлекне чамадан тыш арттыралар, ярамаган урыннарда узыш оештыралар, икенчеләр куркынычсызлык каешын каптырмыйлар. Шуның өстенә кайберәүләр...
-Агымдагы елда гына да безнең районда штрафларны вакытында түләмәгән 44 кеше административ җаваплылыкка тартылдылар. Күпчелегенә икеләтә күләмдә штрафларын түләргә туры килде. 2 кеше 3 тәүлектән алып 5 тәүлеккә кадәр ирекләреннән мәхрүм ителделәр.2 кеше мәҗбүри эшләргә тартылдылар Хәзерге көндә районда юл кагыйдәләрен бозганнары өчен 10 мең сумнан артык штрафы түләнмәгән 48 кеше исәпләнә. Әле ел башында гына районда 78 "бурычылы" бар иде. Соңгы айларда ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә штраф буенча бурычлыларны ачыклап җәзага тарту буенча максатчан эш алып баралар, даими рейдлар уздыралар.
Соңгы рейд вакытында районыбыз авылларының берсендә өч автомобильченең 14 мең сумга җыелган штафлары түләттерелде. Икенче бер авылда 7 мең сум штрафы булган граҗданинның автомобиленә арест салынды. Автомобильсез калу куркытты булса кирәк, әлеге гражданин икенче көнне үк штрафын килеп түләде. Приставлар, ЮХИДИ инспекторлары "кармагына" 30 мең сумнан артык "бурыч" җыйган автомобильче дә капты бу көнне. Юл кагыйдәләренең барысын да диярлек бозган бу "лихач". Тизлекне дә арттырган, каршы як хәрәкәт полосасына да чыккан, куркынычсызлык каешын да каптырып тормаган.... Тик менә штрафларын гына вакытында түләргә "оныткан". Моның өчен 2015 елда административ кулга да алынган булган инде. Ләкин тиешле нәтиҗәләр ясамаган Бу юлы аңа карата 8 административ материал төзелде. Икесе буенча ул 3 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Алтысы буенча 20 шәр сәгатькә мәҗбүри эшләргә тартылды. Хәзер кылганнары турында уйланырга вакыты бар инде.
Штрафларын вакытында түләмәүчеләр транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан файдалану хокукыннан вакытлыча чикләнергә дә мөмкиннәр. Әгәр шул килеш тә руль артына утырсалар, бер елга таныклыкларыннан мәхрүм ителәләр яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылалар.
Мондый күңелсез хәлләрдә калмас өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышырга, ә ялгыштың икән инде штрафын вакытында түләргә кирәк. Еллар үткәч, штрафлар үзләреннән үзләре юккка чыгарылырлар дип өметләнү урынсыз. Сузып йөрү алда әйткәнемчә өстәмә проблемалар тудыра. Ә беркетмә төзелгәннән соң 20 көн эчендә түләсәң "экономия" ясарга да мөмкин әле. Бу очракта штрафның 50 процентын гына түлисең. Мондый ташламалар руль артына исерек хәлдә утыру, кешеләргә зыян килерлек аварияләр ясау, бер ел эчендә ике тапкыр тиешле тизлекне сәгатенә 40 километрдан арттыру, светофорның кызыл сигналына чыгу, каршы як полосадан хәрәкәт итү кебек тупас кагыйдә бозуларга кагылмый әлбәттә.
Салынган штрафларны вакытында белү өчен дәүләт хезмәтләре порталына теркәлү уңай. Чөнки штрафың турында мәгълүмат көне сәгате белән диярлек электрон адресыңа килеп төшә. Ә "бәхет хатлар"ы почта аша йөргәндә 20 көнлек ташламалы срок үтеп китәргә дә мөмкин бит. Компьютер белән артык "дус" булмасагыз,дәүләт хезмәтенә теркәлү өчен район ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп гариза язу да җитә. Үзең белән ИНН, транспорт чарасының регистрация таныклыгы күчермәләрен алып килергә кирәк. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: юл-транспорт кагыйдәләрен бозмаска, юлда игътибарлы булырга кирәк. Ә кагыйдәлрне бозуга юл куйдың икән инде штрафларны вакытында түләвең хәерлерәк.
Илгиз Җамалиев язып алды.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев