Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә саесканнар җиләк, помидор утый, ә колорадо коңгызы лилия чәчәкләренә ташланган, еланнар мендәргә үрмәли

Ни генә күрсәтми бу табигать дигәннәре.

Район үзәге халкы иртән уяндымы, бакчасындагы саесканнарны куарга керешә. Төркемнәре белән җиләк- җимеш, помидор үсентеләренә һөҗүм итүче кошларга бер нинди чара юк. Җиләк-җимешеңне, пешкән помидорыңны өяләр дә куялар түтәлгә. Инде, икенчесенә, күзең күрмәсә бөтенләй ышанмаслык хәл, бәрәңге утыртмаган хуҗаларның лилия чәчәкләренең яфрагын ашауга керешкән колорада коңгызлары.

Ә еланнар бөтенләй үк азу ала төшкәннәр. Алар кешеләрнең бакчаларына төшә, түбән өйләренә, мунчаларына керә башлаганнар. Хәтта, бер өйдә кроватьтагы мендәргә бөтерелеп ял итәргә яткан еланга да юлыкканнар хуҗалары. Күки авылында исә өлкән яшьтәге апаны елан чагуы очрагы да теркәлгән. Аның гомерен район хастаханәсендә саклап калганнар. Халыкның җиләккә йөрүе башланды, сак булыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев