Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә өлкәннәргә хөрмәт зур

Район халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренең һәр эш иртәсе игелеклелек кылудан башлана. Кемгәдер субсидия хакында белешмә бирү, санаторий, дәвалану үзәкләренә юллама белән булышу дисеңме, икенчеләргә киңәшләре белән ярдәм итүме-көндәлек хезмәтләренең бер өлеше әнә шуннан гыйбарәт. 90-95 яше тулган әби-бабайларның өйләренә барып котлау да биредә күркәм традициягә әйләнгән. Әлеге тәбрикләүләр район...

-Агымдагы елның өч аенда авылларга чыгып, 19 юбилярны котлап кайттык. Бездә барлыгы 28 сугыш ветераны исәпләнә. Аларны һәрдаим игътибар үзәгендә тотабыз. Авылларда йөргәндә 80 яшьтән узган өлкәннәрнең дә тормышлары белән танышып, хәл-әхвәлләрен белеп чыгабыз,-ди социаль яклау бүлеге белгече Райлә Хәкимова. -Шунысы сөендерә, мохтаҗлыкта, ялгыз яшәүче карт-карчыклар сирәк. Барысы да диярлек балалары янәшәсендә гомер кичерәләр. Без килгәнгә куаналар, мтур теләк-рәхмәтләрен әйтеп озатып калалар. Ә юбилярларга исә Россия Президенты В.Путин имзалаган котлау открыткасы һәм район җитәкчелеге белән әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырыла,-ди ул.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Мөнирә Талалаева һәм бүлек хезмәткәрләренә өлкәннәрнең рәхмәтләре чиксез. "Аздан күңел була, юктан хәтер кала" дигәндәй, җан авазын ишетергә күпме кирәк соң?! Беренче карашка ягымлылык, җылы сүз дә җитә сыман.

Автор Фарваз Каюмова.

фотоinternethaber.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев