Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе бара

Районыбыз территориясендә 12 марттан 23 мартка кадәр чорда "Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!" акциясе үткәрелә.

Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге граҗданнарның наркотик һәм психотроп матдәләрне тарату куллануга бәйле барлык фактлар турында хәбәр итүләрен сорый.

Һәр граҗданинның наркотикларга бәйле җинаятчелеккә каршы тору, наркотикка бәйлелектән интегүчеләрне реабилитацияләү һәм башка сораулар белән аноним рәвештә мөрәҗәгать итеп белгечләрдән консультация алу мөмкинлеге бар. Телефон: 8(843) 291-29-36, 22-102. Шулай ук мәгълүматларны тәүлек әйләнәсендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны-(843) 291-20-02 аша хәбәр итәргә мөмкин.

Граҗданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калдырылмаячак, закон нигезендә тикшереләчәк.

Автор Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев