Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә көнкүрештә, гаиләдә кылына торган җинаятьләр саны арткан

Агымдагы елның гыйнвар аенда район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә граҗданнардан җинаятьләр, хокук тәрттибе бозулар турында 244 гариза һәм хәбәрләр кергән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 12 җинаять эше кузгатылган.

- Профилактик чаралар күрелүгә карамастан, көнкүрештә, гаиләдә кылына торган җинаятьләр саны арта,- диде безнең хәбәрчебезгә район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов. Гыйнвар аенда гына да шәхескә каршы җинаять кылганнары өчен 7 кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу жинаятьләрнең һәр икенчесе исерекләр тарафыннан кылынган.

Районыбыз авылларының берсендә исерек ир кеше никахсыз хатынының (сожительница) йөзенә пычак терәп үтерү белән яный.

"Яшел елан" агуыннан тилергән икенче бер ир кисәге хатынын идәнгә егып салып 25-30 тапкыр аягы белән типкәли.

Ә бер "герой" урамда бер гаепсез кешегә бәйләнеп яңак сөяген сындыра.

Автор: Илгиз Җәмәлиев.

Фотоnewstracker.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев