Балык Бистәсендә “Килен кайнана туфрагыннан...”,дигән бәйге үтте
Буыннар чылбырын ныгыту, хатын-кызның гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге күркәм чарага районыбызның иң уңган, иң тату килен-кайнаналары килгән иде. Сайлап алу турыннан финалга чыккан алты гаиләгә үзләрен бар яктан да күрсәтергә туры килде....
Буыннар чылбырын ныгыту, хатын-кызның гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге күркәм чарага районыбызның иң уңган, иң тату килен-кайнаналары килгән иде. Сайлап алу турыннан финалга чыккан алты гаиләгә үзләрен бар яктан да күрсәтергә туры килде.
Бәйге башланган мизгелләрдә кайнаналарын җитәкләп, милли киемнәрдән сәхнәне бизәп басып торган берсеннән-берсе гүзәл ханымнарны күргәч, залда утырган һәркем соклану хисләрен яшереп кала алмагандыр, мөгаен. Юлсубино авылыннан 23 ел бергә гомер итүче Нурлыбәнат һәм Дания Мостафиналар, Югары Ырга авылыннан 31 ел гомер итеп ятучы Зәйтүнә һәм Сәрия Кәримовалар, Алан-Поляннан 13 ел бер түбә астында яшәүче Вера һәм Анна Фёдоровалар, Ямаш авылыннан 22 ел бергә тату гомер итүче Рәхилә һәм Гөлфия Җәләловалар, Яңа Арыш авылыннан 16 ел бергә гомер итүче Фәсәхәтбану һәм Гөлүзә Мусиналар һәм Шомырбаштан 17 ел килен-кайнана статусында яшәүче Валентина һәм Римма Ефремоваларның бер-берләренә карата булган хөрмәт хисе күз карашларыннан, һәрбер хәрәкәтләреннән үк сизелеп торды.
Җиң сызганып, тырышып һәм ихлас булып бәйгенең биремнәрен үтәргә әзерләнүче гаиләләрнең чыгышларын бәяләргә жюри әгъзаларының да иң саллылары килгән иде. Озак еллар район ЗАГС бүлеге мөдире вазыйфасын башкарган Мәсхүдә Гыйзетдинова, язучы, Татарстан Республикасының мәгарифтәге казанышлары өчен билге иясе Гөлнур Архипова, район ЗАГС бүлеге мөдире урынбасары Рузалия Нәгыймова, район социаль мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе урынбасары Рәхимә Рәшитова һәм жюри рәисе - районыбызның "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова конкурсантларны гадел хөкем итте.
"Мин-кайнана, мин - килен" дип исемләнгән биремдә берсеннән-берсе матур презентацияләр ярдәмендә үз-үзләре белән таныштырып үткәннән соң, өй эше итеп бирелгән "Туй ашлары" дигән биремдә исә татар халкының элек-электән туйларга, зур табыннарга әзерләнә торган ризыкларның ничек итеп пешерелгәнен видеога төшереп, зур экранда тәкъдим итте гаиләләр. "Сиңа сөйләр серем бар" дип исемләнгән бәйгедә килен белән кайнана бергә гомер итү дәверендә бер-берсенә гомер буе саклап килгән серләрен ачтылар.Аларга эч серләре белән уртаклашканда тамашачыларга шәл бәйләү осталыкларын да күрсәтергә туры килде.
Бәйгенең иң күңелле өлеше "Гаиләләр гөрләшеп яши" дип исемләнгән бәйге булгандыр, мөгаен. Чөнки нәкъ тә менә әлеге бирем кысаларында һәрбер гаиләгә сәнгатьтә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге тудырылган иде. Юлсубино авылыннан килгән Дания Мостафина һәм Сания Мөхәммәтшиналарның Әхәт Сафиуллинның "Нигез күршесе" шигыренә инсценировкасы, Алан-Поляннан Фёдоровларның "Кунак каршылау" фольклор күренешен карап хозурланса, Югары Ырга авылыннан Кәрмовларның "Авыл көе", Ямаш авылыннан 22 ел стажлы кайнана Рәхилә Җәләлованың "Кошлар кебек", Шомырбаштан Елена Евстегнееваның "Табын көе"нә кушылып җырлады тамашачы. Яңа Арышта Фәсәхәтбану һәм Гөлүзә Мусиналарның "Миңа җәннәт булыр микән?" мөнәҗәтен тыңлап, рухи азык алды.
Ике сәгатьтән артык барган чараны "Кама йолдызчыклары", "Рапсодия" бию төркеме үзләренең дәртле биюләре, "Өмет" фольклор ансамбле, Эльвира Кәримуллина, Регина Шмелева, Сергей Фалин, Венер Мөбәрәкшин һәм Алия Шәрәфиева берсеннән-берсе матур чыгышлары белән бизәп, тамашачыларны сөендереп тордылар.
Һәркем өчен иң дулкынландыргыч мизгелләр булып бәйгенең нәтиҗәләрен чыгару, җиңүчене билгеләү булгандыр, мөгаен. Әлеге тантаналы мизгел районыбызның "Ак калфак" иҗтимагый җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗановага тапшырылды. Ул, һәрбер катнашучыга ихлас теләкләрен һәм соклану хисләрен җиткереп, тантаналы өлешкә күчте. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бәйгедә катнашучы кайнаналарның өчесе инде олы яшьтә. 82, 85, 90 яшен тутыруга карамастан, чын татар хатын-кызларына гына хас була торган тыйнаклык күрсәтеп, сәхнәне бизәп торган мөлаем һәм сөйкемле кайнаналар һәркемдә соклану хисләре уятты.
Бүгенге бәйгедә һәр гаилә аерым бер номинациядә җиңүче дип табылды. Югары Ырга авылыннан Кәримовлар гаиләсе "Иң уңган килен. Иң уңган кайнана", Шомырбаштан Ефремовлар гаиләсе "Тәмле телле кайнана. Тәмле телле килен", Ямаштан Җәләловлар гаиләсе "Иң талантлы килен һәм кайнана", Алан-Поляннан килгән Фёдоровлар гаиләсе "Милләт җанлы гаилә" номинацияләрендә җиңүче дип игълан ителделәр. Ә Юлсубинодан килгән Мостафиннар гаиләсе берьюлы "Иң оста килен. Иң оста кайнана" һәм "Тамашачы мәхәббәте" номинацияләрендә җиңүче дип табылды. Ә бәйгенең җиңүчесе итеп Яңа Арыш авылыннан Мусиннар гаиләсе танылды.
Әлеге күркәм чарадан һәркем бик канәгать булып, рухи азык алып, үзенчә бер нәтиҗә ясап таралышкандыр, миңа калса. Бары тик кунакка гына килгән фани дөньябызның кадерен белеп, һәрбер нәрсәдә матурлык табарга тырышып, үзебездән соң килгән буынга үрнәк булып яшисе иде. Кем әйтмешли, татулыкка ни җитә!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев