Район үзәге көннән-көн үзгәрә. Архитектура, төзелеш мәсьәләсе күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек. Аеруча кайчандыр районда булып киткәннәр һәм килүче кунаклар: "Район үзгәргән, елдан-ел матурлана",-диләр.
Районда быел тагын өч яңа объект ачарга планлаштыралар. "Бу нинди объект һәм анда нәрсәләр булачак", дигән сорау белән "Кама" ярында төзелеш алып баручылар янына килдем.
-Тиз арада яр буенда яшелләндерелгән һәм матурланган мәйдан булдырырга планлаштырабыз. Ул "Республикада парк һәм сквер елы" программасы нигезендә эшләнәчәк. Халык эштән соң, яки буш вакытларында дус-ишләре белән шунда килеп ял итә алачак,-диде әлеге объектны төзүче подрядчы оешма җитәкчесе Рафис Гарипов.
Икенче һәм өченче объект буенча шул сорауларны Балык Бистәсе башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Данис Низамовка юлладым. Һәм түбәндәге җавапны ишеттем.
-Агымдагы елны ачылачак мөһим объектыбызның берсе- ул икенче номерлы мәктәп янында төзелүче балалар бакчасы. Ул "Мәктәпкәчә укуны модернизацияләү" республика программасы нигезендә төзелә. Бакча 80 урынга исәпләнгән. Балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылачак. Биредә утызлап кеше хезмәт куячак. Июль ае уртасыннан биредә эчке эшләр башланды. Өченче зур объектыбыз-ул 350 урынга исәпләнгән яңа Мәдәният йорты төзелеше. Шуны әйтеп үтәсе килә, башка районнарда ул 250 урынлы итеп кенә төзелде. Мондый бина ясар өчен махсус проект эшләнде. Монда хореография, режиссер өчен аерым бер бүлмә булачак. Дискотека үткәрү өчен дә урын каралган. Бу объектларны 2015 елның дүртенче кварталына тәмамларга планлаштырылган,-диде ул.
Төзелешләргә карап күңел сөенә. Ямь өстенә ямь өстәп калыккан яңа объектлар бистәбез йөзен тагын да бизәр, халык ихтыяры канәгатьләндерүдә уңай чишелеш юлы булыр.
Алия Хәбибуллина.
Гөлназ Зарипова фотолары.
Нет комментариев