Балык Бистәсендә " итәк астыннан " аракы саталар
Агымдагы елның ике аенда Россия Эчке Эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясен законсыз сатуның 4 очрагын ачыклаганнар.
Бер сәүдә ноктасында ЕГАИС та теркәлмичә генә сыра сатканнар. Корноухово картлар йорты хезмәткәре сату максатыннан әлеге йортка 2 шешә аракы алып кергән. Шиланка авылы кибете янында бер "эшмәкәр" 2 шешә спиртлы эчемлек сатарга маташканда тоткарланган. "У Самовара" кафесында эшләүче бер кибетче тиешле документларсыз ике шешә аракы саткан.
фото
Язманы әзерләде Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев