Балык Бистәсендә җинаятьләр саны кимегән
Агымдагы елның ике аенда район территориясендә 24 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шушы чорына караганда 6 җинаятькә кимрәк.
Урлашу, граҗданнрның торагын басу,законсыз агач кисү, дәүләт хакимиятенә каршы җинаятьләр арткан. Үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, кыйнау, талау, мошенниклык кебек җинаятьләр кылынмаган. Теркәлгән җинаятьләрнең иң күп өлешен урлашу алып тора. Барлыгы 9 урлашу очрагы булган. Граҗданнарның үз милекләренә карата саксыз каравы да бу төр җинаятьләрнең артуына илтә. Гыйнвар, февраль айларында автомобильләрдән аудио техника, сүтелә торган детальләр, кабиналарда калдырылган әйберләрне урлауның өч очрагы теркәлгән.
фото
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев