Балык Бистәсендә “Игътибар, балалар! » дип исемләнгән профилактик чара дәвам итә
Республикабызда "Игътибар, балалар! » дип исемләнгән киң масштаблы профилактик чара дәвам итә.
Ул көзге каникуллар чорында балалар катнашында юл транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңене дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр.
Чара кысаларында, балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздыру күздә тотыла.
Үз чиратында ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карага чакыра.. Бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк бит.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев