Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Иң яхшы психолог” билгеле булды

Күптән түгел Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә "Педагог-психолог - 2018" конкурсының муниципаль этабы булып узды. Бу конкурс педагог-психологларның иҗади мөмкинлекләрен ачу, һөнәри дәрәҗәләрен күтәрү, алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашу максатыннан оештырыла.

Конкурста Балык Бистәсе гимназиясеннән Эльвира Закирова, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Әлфия Мөхәммәтҗанова, Котлы Бөкәш мәктәбеннән Әнисә Гайсина, "Березка" балалар бакчасыннан Фәридә Закирова, "Мишутка" балалар бакчасыннан Илсөяр Әгъзамова катнаштылар.
Сәламләү сүзе белән район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков чыкты. «Конкурс-дулкынландыра да, ижади илһам да өсти торган чара. Бүген "Иң яхшы" исемен районның иң акыллы, иң кыю биш психологы дәгъвалый»,-диде ул һәм аларга уңышлар теләде.
Беренче биремдә конкурсантлар визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Жюри аларның сөйләм культурасын, үзләрен презентацияләү логикасын, чыгышларының эчтәлеген бәяләде.
"Ачык дәрес" биремен үтәгәндә методик, һөнәри осталыкка басым ясалды. Дәрес барышында укучыларны мотивацияләүнең төрле ысулларын куллану, психологик комфорт тудыру буенча тәҗрибәләре исәпкә алынды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, һәр конкурсант үз осталыгын тулысынча ачарга тырышты, кызыклы ысуллар, формалар тәкъдим итте. Алар балаларның уйлау эшчәнлеген активлаштыруга ирештеләр, үзара уңай мөгамәлә тудырдылар.
Менә йомгаклар ясар вакыт та җитте. Жюри карары белән конкурсның җиңүчесе булып Балык Бистәсе гимназиясенең педагог-психологы Эльвира Закирова танылды. Әлфия Мөхәммәтҗанова-призер, Әнисә Гайсина, Илсөяр Әгъзамова лауреатлар булдылар. Чистай шәһәрендә узачак зона этабында безнең район данын Эльвира Закирова яклаячак.
Гөлчирә Габдрахманова,
район мәгариф бүлеге методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев