Балык Бистәсендә Хәйрия марафоны узды
Бүген Балык Бистәсе мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган Хәйрия марафоны булып узды.
Районыбызда 2006 елда оештырылган Хәйрия фонды ярдәмгә мохтаҗ граҗданнарга, инвалидларга, ветераннарга, төрле бәла-казага таручыларга булыша.
Марафон барышында күп кенә игелекле кешеләр: предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары эшмәкәрләр изге эшкә үзләренең өлешләрен керттеләр.
Ә аларга Сергей Фалин, Рәсмиә Зарипова, Гөлия Кадыйрова,Азамат Кадыйров,Венер Мөбәрәкшин, Нияз Галимҗанов,Ислам Садыйков, Анатолий Автономов җырларын бүләк иттеләр.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев