Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Хәтер Маршы узды 1нче бүлек

Бүген Балык Бистәсендә иң күркәм патриотик традицияләребезнең берсе--«Хәтер Маршы" үткәрелде. Иң элек анда катнашучылар Бөек Ватан сугышында башларын салган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиска, гирляндалар, чәчәкләр салдылар. Маршның дулкынландыргыч, тантаналы өлеше район Мәдәният йортында дәвам итте. Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, Хәрби Дан клубы активистлары моңарчы хәбәрсез...

Бүген Балык Бистәсендә иң күркәм патриотик традицияләребезнең берсе--«Хәтер Маршы" үткәрелде. Иң элек анда катнашучылар Бөек Ватан сугышында башларын салган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелиска, гирляндалар, чәчәкләр салдылар. Маршның дулкынландыргыч, тантаналы өлеше район Мәдәният йортында дәвам итте.

Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов, Хәрби Дан клубы активистлары моңарчы хәбәрсез югалган дип саналган 70 кә якын якташыбызның кайда, кайчан һәлак булулары турында рәсми хәбәр кәгазьләрен аларның туганнарына, нидидер сәбәпләр аркасында килә алмаганнарыныкын авыл җирлеге башлыкларына тапшырдылар. Бу көнне тоткынлыкта булган, чит илләрдә азатлык өчен көрәш хәрәкәтләрендә катнашкан балыкбистәлеләр турындагы мәгълүматлар да варисларына тапшырылдылар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев