Балык Бистәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды
Кичә район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Иң элек Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдинов залдагы әниләрне, барча хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Аннан районыбызның төрле тармакларында хезмәт куйган ветераннарыбызга, күп балалы аналарга чәчәк бәйләмнәре белән...
Сәхнә түрен исә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" конкурсының район, зональ этабында катнашучыларның чыгышлары балкытты. Хатын-кызларыбыз һөнәри эшчәнлектә, җәмәгать тормышының барлык тармакларында да югары нәтиҗәләргә ирешә алуларын тагын бер кат күрсәттеләр. Аларның "Хатын-кыз--ана", "Хатын-кыз--бизнес-леди", "Өченче яшь герое", "Хатын-кыз--ел үрнәге" номинацияләрендә чыгыш ясаулары олы хөрмәткә лаеклы әни булудан тыш үз һөнәренең остасы, көчле рухлы зат булуын да раслады. Хезмәтләрендә ирешкән уңышларын саный китсәң, хәйран каласың. Балалар тәрбияләргә дә, мөгаллимлек итәргә, конкурсларда катнашып җиңүләр яуларга да вакыт таба ул хатын-кыз. Алар янәшәсендә "Ир-егет-лидер", "Изге йөрәкле ир-егет" номинацияләрендә бәяләнүче ир-егетләрнең булуы исә тагын да куанычлы. Конкурсантларның барысына да чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәр чыгыш үзешчәннәребезнең җыр-биюләре белән үрелде, тулыландырылды.
Фәрвәз Каюмова.
Рөстәм Змеев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев