Балык Бистәсендә фестиваль булып үтте ( ФОТОЛАР)
Утыз елдан артык тарихы булган Фәтхерахман Әхмәдиев фестивале быел да үз талантларын барлап, кабат бер сәхнәгә җыйды. Узган атна ахырында район мәдәният йорты районыбызның төрле почмакларыннан килгән үзешчән артистларыбызның чыгышыннан гөрләп торды. Быелгы фестивальдә 400 дән артык үзешчән сәнгать осталары катнашып, шуларның иң - иңнәре генә тамашачы алдында чыгыш ясады....
Утыз елдан артык тарихы булган Фәтхерахман Әхмәдиев фестивале быел да үз талантларын барлап, кабат бер сәхнәгә җыйды. Узган атна ахырында район мәдәният йорты районыбызның төрле почмакларыннан килгән үзешчән артистларыбызның чыгышыннан гөрләп торды. Быелгы фестивальдә 400 дән артык үзешчән сәнгать осталары катнашып, шуларның иң - иңнәре генә тамашачы алдында чыгыш ясады. "Туган як талантлары" дип исемләнгән гала - концертта инде шактый еллар сәнгать өлкәсендә кайнап, сәхнә тоткан үзешчәннәр белән беррәттән, җыр - бию өлкәсенә тәүге адымнарын ясаучы яшьләр дә шактый күренде. Үзалларына яшь талантларны барлау, аларга үсәргә ярдәм итүне максат итеп куйган оештыручылар да әлеге изге максатка быел да хилафлык китермәгәннәр. Тәберде Чаллысы авылыннан Алия Шагиева, Бирдебәк авылыннан Азат Малов, Эльза Гордеева, Аделина Архипова, Котлы Бөкәштән Ләйсән Вафина, Яңарыштан Самир Гобәев, Кече Укмастан Айназ Хисмәтов белән Камил Харисов, Күгәрчен авылы кызы Камиля Әхмәдиева, Уракчы авылыннан Ралинә Мөхәммәдиева, Биектаудан Зәринә Хәбибуллина, Корноуховодан Манзура Муминова, Балыклы Чүкәйдән Нәргизә Димиева, Бәтке авылыннан Ләйсән Сафина һәм тагын күп кенә яшь үзешчәннәребезнең чыгышын халык бик яратып кабул итте. Миңа калса, быел да әлеге фестиваль бик югары дәрәҗәдә үтте. Гала - концертка да үзешчән артистларның иң сәләтлеләре, иң лаеклылары гына җыелган иде. Катнашучыларның һәрберсе район башкарма комитеты җитәкчесе Таҗетдинов Илдар Рәшит улы исеменнән Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Концерт тәмамлану белән район мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗановага үземне кызыксындырган берничә соравым белән мөрәҗәгать иттем.
-Фирдания Гумаровна, быелгы фестивальнең үзенчәлеге нидә?
-Белгәнегезчә, һәр ел саен гыйнвар - март айларында әлеге Фәтхерахман Әхмәдиев фестивале кысаларында авыллар, концерт программалары әзерләп, бер - берләренә кунакка йөрешәләр. Быел исә без берничә авылны берләштерергә уйладык. Әлеге гамәләбезенең максаты да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт программаларын тагын да сыйфатлырак һәм күңеллерәк итүдән гыйбәрәт иде. Бу уңайдан әлеге фестиваль бик файдалы һәм кирәкле эш башкара, дип уйлыйм мин шәхсән үзем. Бу фестивальдә яшь буенча чикләүләр юк. Кечкенә сабыйдан алып өлкән яшьтәге һәркем үзен күрсәтә ала. Бигрәк тә урта буын кешеләр өчен уңайлы дип саныйм мин. Чөнки балалар һәм яшьләр өчен дә, өлкән буын өчен дә төрле бәйгеләр үткәрелеп килә. Әйтик, "Дулкыннар", "Без бергә!", "Йолдызлык" яисә "Балкыш" булсынмы ул, тик менә урта буын өчен мондый бәйгеләр әлегә юк. Мөмкинлектән файдаланып, Фирдания Гомәр кызы
быелгы фестивальнең йомгаклау концертыннан бик канәгать калуын белдерде, һәм дә тырышып, үз авылы катнашучыларын әзерләп, район сәхнәсенә менгергән һәрбер мәдәният хезмәткәренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фестивальне оештыручыларның берсе Фирдания Бәдретдинова да әлеге фестиваль турында үз фикерләре, үз тәкъдимнәрен белән уртаклашты. "Әлеге фестивальнең киләчәге бармы?" - дигән соравыма да үз җавабы бар аның.
-Фестивальнең киләчәге дәвамлы булыр, дип уйлыйм әле мин. Ел саен үз алдыбызга куйган максатыбызга ирешеп, яңа талантларны күреп алып, аларга үсәргә ярдәм итеп, шушылай район сәхнәсендә чыгыш ясарга мөмкинлекләр тудырабыз икән, димәк без дөрес юлда. Авыл җирлекләрендә шулкадәр сәләтле кешеләр бар. Быел гына да фестивальдә егермедән артык яңа талантлар районыбыз сәхнәсендә шактый уңышлы чыгыш ясады. Аларга тәүге адымнарын ясарга нәкъ тә менә Фәтхерахман Әхмәдиев фестивале этәргеч биргән бит. Миңа калса, әгәр дә вакытында аларны күреп алмасак, әлеге талант юкка чыгарга, кемнеңдер күңелендә гомере буе йөрткән хыялы булып калырга мөмкин.
Барлык мәдәният хезмәткәрләренә гозерен дә җиткерде ул. "Фестиваль якташыбыз Фәтхерахман Әхмәдиев исемен йөртсә дә, елдан - ел аның җырлары сирәгрәк яңгырый. Киләчәктә мәдәният хезмәткәрләре шушы фикеремне дә истә тотып, якташыбызның иҗатына киңрәк тукталсын иде".
Ике сәгатьтән артык барган концерт көчле алкышларга күмелеп, күңелләргә рәхәтлек биреп, бер сулышта үтеп тә китте. Колагымда әле һаман да якташыбызның җыры яңгырыйдыр кебек. "Яшәгән саен, яшисе килә..."
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев