Балык Бистәсендә дә йөзәрләгән ир–егет Хәрби–диңгез флоты көнен билгеләп үтәләр
30 июльдә Россиядә Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итәбез. Быел бу чын мәгънәсендә, бөтен халык бәйрәме 320 нче мәртәбә билгеләп үтелә инде. Ә беренче тапкыр аны Петр-1 командалыгындагы флотыбызның Азов диңгезендә зур җиңүеннән соң тантана иткәннәр. Диңгез буенда яшәмәсәк тә (хәер Чулманыбыз диңгездән ким түгел) районыбызның Хәрби флот белән тыгыз багланышлары...
30 июльдә Россиядә Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итәбез. Быел бу чын мәгънәсендә, бөтен халык бәйрәме 320 нче мәртәбә билгеләп үтелә инде. Ә беренче тапкыр аны Петр-1 командалыгындагы флотыбызның Азов диңгезендә зур җиңүеннән соң тантана иткәннәр. Диңгез буенда яшәмәсәк тә (хәер Чулманыбыз диңгездән ким түгел) районыбызның Хәрби флот белән тыгыз багланышлары бар. Бүген бу бәйрәмне йөзәрләгән якташыбыз да бәйрәм итәләр. Полянка авылында яшәүче Утягановлар өчен флот көне гаилә бәйрәме дә. Гаилә башлыгы Сергей 1992-93 елларда Кара Диңгез флотында хезмәт иткән. Узган ел улы Дмитрий Төньяк флотында бурычын үтәп кайтты. Хезмәттәшем Идрис Аметов та элеккеге матрос. Аеруча 2000нче елларда бик күп якташларыбыз Кара Диңгез флотында хезмәт иттеләр. Ул елларда андагы бер дивизия белән үзара хезмәттәшлек, шефлык элемтәләре дә урнаштырылган иде хәтта. Соңгы ике елда гына да 15 якташыбыз Кара Диңгез, Төньяк, Балтика флотында хезмәт итеп кайттылар. Бүгенге көндә 4 балыкбистәле флотта хәрби бурычларын үтиләр.
Аларның барысын Хәрби Диңгез флоты көне белән кайнар котлыйбыз!
фото
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев